tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатыйх Әмирхан әсәрләрен Татарстан китап нәшрияте сайтында түләүсез тыңлап була
Фатыйх Әмирхан әсәрләрен Татарстан китап нәшрияте сайтында түләүсез тыңлап була

Фатыйх Әмирхан әсәрләрен Татарстан китап нәшрияте сайтында түләүсез тыңлап була

Фатыйх Әмирхан әсәрләрен Татарстан китап нәшрияте сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була. Бу хакта нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Сайтта Фатыйх Әмирханның “Хәят”, “Кадерле минутлар”, “Сәмигулла абзый”, “Ай өстендәге Зөһрә кыз”, “Ул үксез бала шул”, “Габделбасыйр гыйшкы”, “Нәҗип”, “Фәтхулла хәзрәт” әсәрләре урын алган.

“Хәят”, “Кадерле минутлар” әсәрләре мәхәббәт турында, аларда Европа әдәбияты йогынтысы сизелә. “Сәмигулла абзый” – татар иренең ваклыкларыннан көлгән юмористик әсәр. “Ай өстендәге Зөһрә кыз” әсәре – Зөһрә кыз риваяте буенча язылган хикәя. Бу әсәрләрнең барысы белән дә татар кешесе таныш булырга тиеш”, – диде нәшрият хезмәткәре.

Әсәрләрне Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗан, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, тәрҗемәче Зөлфия Шәмсуарова укый.

Татарча аудиокитапларны тыңлау түләүсез, аларны бушлай компьютер, смартфон яки башка җайланмаларга күчереп алырга була.

Китаплар www.tatkniga.ru сайтына урнаштырыла.

 

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*