enrutat
Баш бит / Фавия Сафиуллина: Татарстаннан акчалата ярдәм көтеп утырганыбыз юк!
Фавия Сафиуллина: Татарстаннан акчалата ярдәм көтеп утырганыбыз юк!

Фавия Сафиуллина: Татарстаннан акчалата ярдәм көтеп утырганыбыз юк!

Шушы араларда Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае узды. Корылтай делегатлары арасында Урал татарлары вәкилләре дә килгән иде. Фәвия Сафиуллина Свердлау өлкәсенең татар конгрессы рәисе урынбасары вазифасын башкара.

Фәвия Сафиуллина — Уралдагы татар балалары ана телләрен белеп үссеннәр дип җан атучы фидакяр затларыбызның берсе. Татарстан кызы туган ягыннан еракта яшәсә дә, татар мохитын ерак Уралда да булдыра алган.

— Свердлауда татарлар ничегрәк гомер кичерә? Гомумән, аларның саны күпмерәк?

— Рәсми мәгълүматларга караганда, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча безнең өлкәдә 143 мең 803 татар яши. Ә чынбарлыкта исә, алар күбрәктер дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, 2012 елга әлеге сан 24 840 кешегә кимегән. Бу хәл халык санын алуда төгәлсезлекләрдән килә дип уйлыйм. Федераль канун буенча, җанисәптә катнашырга теләмәгән кешеләр баш тарта алды. Аннан соң җанисәп алучылар да үз вазифаларын бик төгәл үтәделәр дип әйтеп булмый. Үзебезгә кергән кешеләрнең тәртибеннән дә шундый нәтиҗә ясадым. Әгәр дә 2002 елда 28 мең кеше үзенең милләтен атаудан баш тартса, 2010 елда андыйлар 233 меңгә җитте. Милләтен атамаучылар арасында күп кенә татарлар да бардыр дип беләм. Ни өчен дигәндә,соңгы елларда дәүләт сәясәте милләтебезнең ассимиляциясенә китермәде түгел…

— Үзегездәге милли тормыштан канәгатьләнерлекме соң?

— Милли яңарыш чорыннан бирле уздырыла торган мәдәни чаралар күп. Аларның күплеге куандыра, соңгы вакытларда ирешкән уңышлар да сөендерә. Милли тормышның күптәннән инде энтузиазм дәрәҗәсеннән югарырак дәрәҗәгә күтәрелү вакыты җитте. Һәм без аны әкренләп башкарабыз. Хәзерге вакытта замана таләбе дә шулайдыр: хакимият органнары милләтләр мәнфәгатьләренә колак сала башлады. Алар милли сәясәтне алып баруда активлаштылар. Милли тормыш бер урында гына таптана икән, ул безнең үзебезгә биргән хокукларны белеп бетермәүдән килә дип уйлыйм. Шуңа күрә, милли оешма җитәчеләренә ярдәм йөзеннән Сведлау өлкәсендә Татарстанның Уралдагы даими вәкиллек хезмәткәрләре методик кулланма эшләп чыгардылар. Анда федераль, муниципаль һәм төбәкара дәрәҗәдә кабул ителгән кануннар аңлаешлы телдә без — милли оешмаларның, мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең нинди хокукларга ия булуыбыз барысы да ассызыклап күрсәтелгән. Бөтен канунны актарып эзлисе дә түгел. Башка милли оешмаларга да бу бик зур ярдәм булыр дип ышанабыз. Биргән хокукларыбызны тулысынча файдалана алсак, без бер урында таптанудан туктар идек.

— Мәгариф өлкәсендә дә проблемалар аз түгелдер…

— Әле күптән түгел генә Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге Этномәдәни компонентлы укытуны үстерү буенча II төбәкара конференция уздырды. Анда Мәскәү кунаклары , Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Свердлау, Чиләбе, Курган өлкәсеннән килгән мәгариф белгечләре һәм татар теле укытучылары катнашты. Бөтен мәcьәләләр уртага салып сөйләшенде, кызыклы саннар китерелде. Оренбург , Пермь, Курган, Чиләбе, Свердлау өлкәсендә 600 меңнән артык татар яши. Ә алар арасында татар телен туган тел дип санаучы һәм телен белүчеләр Курган өлкәсендә — 60, Чиләбедә — 45, Свердлауда 44 процент кына. 1989 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Сведлау өлкәсендә ана телен белүчеләр 73 процент булган. Безнең 30 процентка якын кешеләребез телне югалткан булып чыга! 1998 елда 23 мәктәптә татар теле туган тел буларак укытылган. Хәзерге вакытта нибары 15 мәктәптә генә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла. Анысы да атнасына бер-ике сәгать кенә.

— Сәбәпләре дә бик гадидер инде?

— Мәктәпләр саны кимү төрле сәбәптән гыйбарәт. Аның объектив сәбәпләре дә бар: балалар саны азаю,оптимизация нәтиҗәләре. Бу очракта ике уңай күренешне дә әйтеп узасы килә. Әчет районынның ике мәктәбендә элеккеге татар теле укытучылары барып татар теле укытуны оештырган. Андый мәктәпләр бездә икәү генә. Безнең күпчелек рус төбәге булгач, рус авылларына илтеп укытуны оештыргач, татар телле балалар туган телне өйрәнүдән мәхрүм калып бара. Уфашигер авылында этнокультуралы татар балалары бакчасында ачык дәрес булган иде. Балалардан “Бу ниниди төс?” дип сорыйлар. Балалар хор белән “красный” дип җавап бирә. Аңлавын аңлыйлар, ә сөйләшә алмыйлар. Ә бит авыл балалары. Менә шундый проблемаларыбыз бар. Ата-аналар арасында туган тел кирәк дип санамаучылар күп, ни өчен дигәндә, рус төбәге бит — акцент булмасын, татар теле нәрсәгә ул дип, башка предметларга өстенлек бирүчеләр бар. Анализ ясап карасак, ата-аналардан гына түгел, мәктәп директорлары һәм укытучылардан да тора бу хәл. Татар теле укытучылары дипломын алган белгечләр бик аз, хәтта юк дәрәҗәсендә. Дипломлы хезмәт укытучысы, физкультура укытучысы, башка һөнәр укытучысы татар телен аны белгән өчен генә укыталар. Монда мин аларны гаепләмим. Кадрлар җитмәү мәсьәләсен безгә күмәкләшеп хәл итәргә кирәктер. Әмма мәктәп директорлары дәүләт стандартлары биргән хокуклардан тулы файдаланмыйлар. Алар сәгатьләрне күбрәк башка фәннәргә бирүне кулай күрәләр. Бу мәсьәлә, миңа калса, безнең өлкәдә генә түгел, башка җирләрдә дә шулай дип уйлыйм.

— Татарстанда татар теле белгечләре әзерләү мәсьәләсе каралгандыр бит?

— Каралган. Татарстан безгә ярдәм итә, сәләтле балаларны филология факультетларына чакыралар. Әмма ләкин берән-сәрән генә килеп белем алганнары да Казанда кала бит! Кире кайтучылар бик сирәк, юк дәрәҗәсендә. Безгә биргән хокуклардан, ташламалар белән уку йортларына керүдән файдаланмыйбыз. Әти-әниләр балаларын еракка җибәрергә куркалар. Яшәтү-ашату мәсьәләләрен дә уйлый торганнардыр инде. Моннан өч ел элек Казанга укырга 21 бала җибәргән булсак, узган ел юк дәрәҗәсендә булды.

— Сез бит әле “Саф чишмә” газетасы мөхәррире дә…

— “Саф чишмә” газетасы ун ел эшли. Быел безнең юбилей елы. Аена мең, мең ярым данә тираж белән дөнья күрә. Газетны бушлай таратабыз, подпискага куеп карадык, югары нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Газета таралып бетә, килеп алучылар да күп. Яратып укыйлар, дип әйтәсем килә. Без анда татар һәм рус телләрендә язабыз. Чын татар телендә генә язсаң, кызганыч, татар телендә укый белүчеләр олы яшьтәгеләр генә. Һәм милләт тормышын азрак рус телендә дә яктыртсак, без яшьләрне күбрәк җәлеп итәрбез дигән ышаныч бар.

— Җирле телетапшырулар эшлисезме?

— “Минем илем” телевизион тапшыруы эшләп килгән иде. Финанслар булмау һәм эфир вакытына түләргә бурыч җыелу сәбәпле, узган ел декабрь аенда туктатылды шул.

— Татарстаннан ярдәм бармы?

— Минем Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Без егерме ел буена эшләп килгән Татар конгрессы — башка төбәкләрдәге милли оешмалар белән бәйләп торучы күпер. Конгресс аркылы Татарстан сулышын тоябыз. Безгә белгечләр җибәрәләр, өйрәтү дәресләре (мастер-класслар) оештыралар, конференцияләр уздырырга булышалар. Кабер вакытта Татарстан белән Свердлау ягы арасында килешү нәтиҗәсендә мәгариф өлкәсендә белем күтәрү семинарлары уза. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, дип әйтәсе килә. Хореография, вокал буенча белгечләр җитешми. Биючеләребез бик аксый, ә бит сәләтле балаларыбыз күп. Аларны үстерү өчен без төрле бәйгеләр оештырабыз. Бу очракта да Татарстанның Мәдәният министрлыгы, конгресс белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Татарстаннан акчалата ярдәм көтеп утырганыбыз юк. Һәрберебез үз аягында басып торучы оешмалар.

— Дәреслекләргә кытлык кичермисезме?

— Татарстан безгә күп вакыт дәреслекләр бирде. Әмма таләпкә туры килерлек дәреслекләр җитешми. Безгә кирәкле авторларның дәреслекләре җитә дип әйтә алмыйм. Дәреслекләрнең исемлеге бар. Шуның буенча тәэмин итеп бетерә алмыйбыз. Өлкә бюджетына өметләнеп кенә дә авыз ачып утырып булмый. Без грантлар һәм субсидияләр белән ярдәм ала алабыз. Урал татарлары конгрессы ноябрь ахырында гына мәгарифне үстерү буенча грант отты — якшәмбе мәктәпләренә ярдәм өчен. Декабрь ахырына кадәр без аны тотып бетерергә тиешбез. Күбрәк матди җиһазландыру, оргтехника, укыту әсбаплары һәм дәреслекләр өчен тотарбыз дип 185 мең сум акча каралды. Барлык мәктәпләрне дә тәэмин итәбез дип торабыз. Ләкин Татарстанга килгәч, андый суммада дәреслекләр белән тәэмин итә алмыйлар икән. Менә бу мәсьәләне чишәсе иде. Акча күчерәбез, ә сез безне кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итегез, дидек. Әлегә бу мәсьәлә “һавада эленеп” тора.

— Свердлау хөкүмәте татарларга нинди мөнәсәбәттә?

— Әйбәт мөнәсәбәттә. 19 май көнне Урал татарларының II корылтае узган иде. Хөкүмәт дәрәҗәсендәге зур-зур түрәләр катнашты. Алар башыннан ахырына хәтле бөтен проблемаларны тыңлап утырдылар. Съезддан соң губернатор администрациясе башлыгы милли оешмалар җитәчеләрен һәм Татарстанның Уралдагы даими вәкилен, татар депутатларын чакырып, татар милли проблемаларына багышланган киңәшмә уздырды. Бүгенге көндә хезмәттәшлек буенча килешү төзелде. Әлегә кытыршырак бара, без генә түгел, башка милләтләрләр дә бар бит. Мин болай уйлыйм: соңгы елларда замана таләбе буенча аларның безнең киңәшләргә колак салмый хәлләре юк. Хәерле ягына өмет итик!

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*