tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль Сабан туе: Дуслык булганда, бар да була
Федераль Сабан туе: Дуслык булганда, бар да була

Федераль Сабан туе: Дуслык булганда, бар да була

Быел федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә узды. Язгы чәчү тәмам­лануны биредә ике көн дәвамында бәйрәм итте­ләр. Россия­нең 29 төбә­геннән 500гә якын татарны кабул ит­кән чара нинди яңалык­лары белән истә калды?

“Ат – татарның көч символы”

Шәһәр ипподромында Но­восибирск губернаторы призына ат чабышы үтте. Кичен филармониядә Татарстан сәнгать осталары концерты узды. Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйх­ра­зиев, кунак­ларны сәламләп, бәйрәмне ат чабышы белән башлап җибәрүнең хикмәтен аң­лат­ты. “Ат ул – татар хал­кы­ның көч символы да, мәдә­ният тә, тормыш рәвешен гәү­дә­ләндерүче билге дә. Мил­ләттәшләребез дөнья­га сибелеп яши. Сабан туе – безгә җыелышырга бер сә­бәп ул. Бәйрәмгә марилар да, чуашлар да, Казахстаннан да мил­ләттәшләребез кил­де. Без шат­лыкта да, кай­гыда да бер­гә булырга тиеш. Сабан туе – бер­ләштерүче бәй­рәм”, – диде ул.

Читтә яшәүче милләт­тәш­­ләребезнең исә проблемалары уртак – алар туган те­л­ләрен акрынлап югалтып баралар. Красноярск өл­кә­се­нең Шәрип шәһәрен­дәге “Бә­хет кошы” халык ансамбле солисты Зөлфия Касыймова өчен иң авыры – бәйрәмдә ана телендә сөй­ләшә алмаган татарларның күп булуы:

– Авылларда татар теле укытылса да, шәһәрдә андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә балаларым татарча аңлый, лә­кин сөйләшә алмый. Иң авыры – менә шушы мәй­данда ми­нем язмышка дучар бу­лучылар­ның күплеге. Бала ана те­леннән, гореф-гадә­тен­нән яз­масын иде. Менә шуңа оныгыма өйрәтергә тырышам. Хәзер инде минем дә вакытым күп, мөмкин­лек­ләр дә шактый. Шөкер, татарча сүз­ләр әйтә башлады. Ә бит үзем дә телне оныткан идем. Егерме еллап элек яшәгән җире­бездә татар үзәге ачылып, шунда йөри, җырлый торгач, та­тарча сөйләшә башладым. Без бит – Баш­корт­стан­ның Стәрлебаш авылыннан Красноярскига ком­сомол тө­зелешенә чыгып киткән буын. Яшь чакта милләткә, телгә гамебез бул­мады. Хәзер инде аң­лый­быз да, соңгарак калганбыз шул.

“Дуслык” ансамбле артисты Гүзәлия Куприянова да, Находка шәһәрендә ике мең­нән артык татар яши, ләкин үз телләрендә сөй­ләшә алганы бик аз, ди:

– Тумышым белән Кукмара районының Манзарас авылыннан мин. Башта гаи­ләбез белән Кемерово өл­кәсенә чыгып киттек. Аннары ирем артыннан Приморье өлкәсенең Находка шә­һәренә барып урнаштым. Биредә Сабан туе оештырылганын белгәч, юл озын дип тормадык, сәфәр­гә чык­тык. Чөнки бу бәйрәм читтә яшәгән татарлар өчен бик тә тансык. Татарстаннан шулка­дәр матур тавышлы җыр­чы­лар килгән. Чит­тән ге­нә үза­ра сөйләш­кәннәрен тың­лап тордым да күзем яшьләнде. Саф татарча аралашалар бит. Яше­рен-батырын түгел, без­дә мохит юк. Телне кулланырлык даирә юк. Шуңа балаларыбыз урысча аралаша. Җыелырга берәр бина булса, анда татар теле дәрес­ләре оештырыр идек. Андый үзә­гебез юк шул әлегә. Була дип өметләндерделәр әле, кө­тәбез инде.

Новокузнецк шәһәре­нең имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов исә, зарланып утырудан файда юк, һәрберебезгә кулдан кил­гәнне эшләргә кирәк, дигән фикердә:

– Бездә 30 меңгә якын мөселман яши, 7 мең тирәсе татар бар. Соңгы елларда Себер, Кузбасс якларында дин күтәрелеп килә. Бу як­ларда тел мәсьәләсе имамнар өс­тен­дә. Дин сабаклары үткә­рәбез, татар оешмалары оеш­тырабыз. Җомга вәгазь­лә­рен­дә татарча сөй­ләшергә өн­ди­без. Балалар татар теле дәрес­ләренә килә. Татар телен мәдәни үзәкләрдә дә өйрәнеп була. Сабан туен без ике ел рәттән үткәрдек. Халык җыел­ды. Чөнки бу – нәкъ менә гади халыкның, эшче халыкның бәйрәме. Шуңа күрә Сабан туенда, бу – шәһәрдә үтә торган бәйрәм, дип тормасыннар, авыл эш­чәннәрен чыгарып зурласыннар иде. Бу – элек-элек­тән килгән гадәт.

Чат татарлары кемнәр алар?

Сабан туенда татар авылы ихаталарын Түбән Кама районы төзегән. Новосибирск ягын­нан да гыйбрәт­ле тирмә-йортлар бар иде. Әйтик, бер­сендә Навил Ши­һабет­динов чат татарлары көнкүреше бе­­лән таныш­тырды. Авылым юк­ка чыгу алдында торганга алындым бу эшкә, ди “Чат татары утары” җитәк­чесе Навил әфән­де.

Баксаң, узган ел гына Себернең төп халкы – чат татарларының та­рихи-мә­дә­ни мирасын саклау йө­зен­нән, мәчете, буеннан-буена сузылган Буыннар аллеясы һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга һәйкәле булган авылны әнә шулай рәсмиләш­тергән икән ул. Авыл Юрт-Ора (авыл халкы аны Үмәр аилы дип йөртә. Обь безнеңчә – Үмәр, аил елга була, ди Навил әфәнде) дип атала. Навил абый әйтүенчә, авылда VIII гасырдан бирле чатлар яшәгән. Бу авыл – археология һәйкәле булып саналган борынгы шәһәр урыны­ның нәкъ уртасында. Себер­гә урыслар килгәч, документларга бу урын Чат шә­һәрлеге буларак тер­кәлә. “Сабан туеның мәгънәсе ни дисең, җиребезгә халкы­быз­ның төп бәйрәме кайтты, безнең өчен бик зур хикмәт бу”, – ди Навил абый, дулкынланып. Биредә төп халык татарлар дип әйтәсе килә инде аның. Тик менә презентациясе урыс телен­дә язылган. Татарча укый белүчеләр бик аз, күрәсең.

Мәдәни үзәк өй туе көтә

“Новосибирск өлкәсе та­тар мәдәни үзәге” – эш масштабы буенча Себердә иң эресе. Әйтик, биредә “Себер чәйханәсе” төрки халыкларның дуслык фестивале, татар яшьләренең төбәкара “Себер Сабан туе” үтә. Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Алтай, Кыргызстан һәм башка төбәк­ләр белән мәдәни аралашу бара. 2005 елдан “Азат Себер”, 2009 елдан яшьләр өчен “Алтын йолдыз” газетасы чыга башлаган.

Быел шәһәр мэриясе үзәк­кә элеккеге балалар бак­часы бинасын файдалануга тапшыру турында карар чыгарган. Бу көннәрдә документлаштыру эшләре бара. Әлеге бинада шулай ук “Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе”, җирле “Ак калфак” оешмасы, “Алтын йолдыз” яшьләр клубы да урнашачак. Ләкин бина төзек­лән­дерүне көтә.

Өлкәдә татар теле факультатив рәвештә керә. Се­бер татарлары бирегә VI–VIII гасырларда ук килеп төп­ләнгән. 2010 елгы җа­ни­сәп мәгълүматларына караганда, өлкәдә 24158 татар яши. Себернең төп халыклары – барабин һәм чат татарлары юкка чыгу алдында. Мәктәп булмагач, сөй­ләм теле генә сакланып калды, татарча укый белмибез, ди, ачынып, Навил әфәнде.

Аралар якынайды

Татарстан белән Новосибирск бер-берсенә тагын да якынайды. Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миң­неханов белән өлкә губернаторы Андрей Травников сәүдә-икътисади, фәнни-тех­ник, социаль һәм мәдәни килешүгә кул куйды. 2019–2021 елларда әлеге киле­шүне гамәлгә ашыру планы кабул ителде. “Новосибирск өлкәсе – эре сәнәгать, фәнни-тикшеренү үзәге. Без­нең мөнәсәбәтләр элек-электән яхшы. Ләкин алдыбызда зур бурыч-максатлар тора икән, тагын да якынаерга кирәк. Бу килешү ике як өчен дә файдалы”, – диде Рөстәм Миңнеханов, килешүнең әһәмиятен ассызыклап.

Андрей Травников исә татарлар белән хезмәттәшлекнең әһәмиятенә тукталды:

– Иртән, Себергә кем беренче килгән: төрки халыклармы, урыслар, казаклармы, дип сөйләшеп алдык. Әлбәттә инде, татар халкы өлкәнең мәдәни-рухи, икътисади үсешенә зур йогынты ясый. Әйтик, безнең галимнәр Татарстан нефтьчеләренә технологияләр эшләп бирә. Без Татарстанның волейбол үзәге проектын үзебезгә үрнәк итеп алдык. Авиатөзелешне алсак, анда да уртак проектлар байтак. Бу мөнәсәбәтләр бәһасез. Дуслык булганда, бар да була.

P.S. Көрәштә 100 кг авырлык үлчәмендә Раил Нургалиев абсолют батыр калып, тәкә алды. Автомобильне төрле авырлык категорияләрендә җиңгән көрәшчеләр арасында жирәбә салып билгеләделәр. Бәхет 120 килограммга кадәр авырлыкта көрәшүче Лениз Абдуллинга тәтеде. Себер Сабан туенда көрәш мәйданы иң күп халыкны җыйганы булды.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*