tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль Сабан туена – Красноярскига
Федераль Сабан туена – Красноярскига

Федераль Сабан туена – Красноярскига

18-19 июльдә Красноярскида XV Федераль Сабан туе – 2015 узачак.

Бәйрәмнең беренче көне Емельяново бистәсенең “Мустанг” ипподромында узачак. Анда атлар һәм җайдаклар Красноярски крае губернаторы бүләкләре өчен көрәшәчәкләр. Барлыгы 8 чабыш узачак. Бәйрәм кунаклар өчен концерт, күңел ачу программалары, сәүдә каралган.

Икенче көнгә Сабан туе мәйданына Татышев утравына җыелачаклар. Биредә өч сәхнә эшләячәк, бәйрәмне бизәү өчен Татарстаннан биш йөзләп артист килүе каралган. Көрәш мәйданында җитлеккән көрәшчеләрдән тыш балалар да көч сынашып карау мөмкинлеген алачак. Төрле төбәкләрдән 150 ләп спортчы килер дип көтелә. Җиңүчене – автомашина көтә.

Утрауның бер ягы Түбәнкамалыларга бүлеп бирелгән. Биредә татар авылы урнашачак. анда төрле мәйданчыклар эшләячәк: бал, ипи, сөт, тимерчелек, балта остаханәсе һ.б.

Красноярски Сабан туена РФ нең 30 төбәгеннән 900 дән артык кунак килер дип көтелә. Иң зур делегацияләр – күрше төбәкләрдән. Иркутски, Кемерово, Новосибирски, Томски һәм Омскидан. Оештыручылар Сабан туеның ике көнендә 40 меңләп кеше катнашыр дип фаразлый.

Быелгы XV Федераль Сабан туеның үзенчәлеге – бәйрәмдә махсус чыгарылган почта маркасына мөһер басылачак.

Сабан туена әзерлек йөзеннән бер көн алдан 17 июльдә край китапханәсендә “Татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре” дип аталган күргәзмә эшләячәк. Ул үз эшен бәйрәмнән соң да – бер ай эчендә дәвам итәчәк.

XV Федераль Сабан туе – 2015 программасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*