tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Федераль Сабантуе батырларына – велобайк һәм автомобиль!
Федераль Сабантуе батырларына – велобайк һәм автомобиль!

Федераль Сабантуе батырларына – велобайк һәм автомобиль!

Федераль Сабантуйга көрәшчеләрдән гаризалар 8 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Үз авырлыгында җиңүчеләр автомобиль уйнатуда катнаша алачак.

9 июньдә Новосибирск каласында XIX Федераль Сабантуй узачак. “Идел” журналы хәбәрчесе кулына Сабантуйның бизәге – татарча көрәш ярышларының нигзеләмәсе килеп эләкте. Нигезләмәгә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев һәм Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Минннәхмәтов кул куйган.

Көрәш ярышлары 2002-2004 елларда туган яшьләр арасында һәм өлкәннәр арасында уздырыла. Үлчәү авырлыкларына килгәндә, яшь батырлар 45, 55, 65, 75, 85 һәм 110 кг.га кадәр авырлыкларда бил алышачак. Өлкәннәр исә 60, 70, 80, 90, 100 һәм 120 кг.га кадәр үлчәүләрдә көрәшәчәк. Бәйге Россиянең көрәш кагыйдәләре нигезендә бер җиңелүгә кадәр уздырыла. Үз авырлыкларында 1, 2, 3 урыннарны яулаган көрәшчеләр кубок, медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Абсолют батыр исеме өчен дә көрәш булачак. Олылар арасындагы батыр кыйммәтле бүләк белән бүләкләнә диелсә, яшьләр арасындагы батыр велобайкка ия булачак.

Инде бәйгенең төп призы – автомобиль мәсьәләсендә килгәндә, анысы үз авырлыкларында беренче урыннарны яулаган көрәшчеләр арасында уйнатылачак. Машина уйнатуны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле уздыра.

Инде Новосибирскка юл тоткан беренче көрәшчеләр дә билгеле. Булат Әхмәдиев үз инстаграмында шунда юл тоту мизгелләре белән уртаклашты. Фотода көрәшчеләрдән Булатның үзен, Илнар Галиевны, Лениз Абдуллинны, Рөстәм Сибгатуллинны күрә алабыз. Муса Галләмовның да Новосибирскига җыенганын беләм. Башкортстаннан барырлармы – әлегә белмибез. Һәрхәлдә, “Идел” хәбәрчесе Артур Зөлкәрнәев белән сөйләшкән вакытта, көрәшче бернинди чакыру да, положение дә күрмәве турында әйткән иде.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*