tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Фәния Хуҗәхмәт: “Татар мөселман календаре” милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды”
Фәния Хуҗәхмәт: “Татар мөселман календаре” милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды”

Фәния Хуҗәхмәт: “Татар мөселман календаре” милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды”

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә “Татар мөселман календарьлары, аларның халыкка белем бирүдәге әһәмияте”нә багышланган видеоконференция узды. Бу темага мөрәҗәгать итүебезнең сәбәбе шунда: 10 ноябрьдә 17 ел рәттән “Татар мөселман календаре”н чыгарып килгән татар матбугаты аксакалы Миншәех Харис улы Зәбировның тууына 80 ел тулды.

Студиягә, татар мөселман календарьлары, гомумән, татар календарьларының әһәмияте, халыкны агартудагы роле турында сөйләшү өчен, Миншәех Харис улы Зәбировның хәләл җефете һәм “Татар мөселман календаре”н бергәләп чыгарудагы фикердәше Фәния Хуҗахмәтне һәм КФУ галимәсе – татар календарьларын тарихи нигездә өйрәнгән филология фәннәре кандидаты, доцент Резидә Зәйнине чакырдык. Хәзер укучыларыбызга Фәния Хуҗахмәт булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Фәния апа, “Татар мөселман календаре”н чыгару эше ничек башланды, аның идеяләрен кем бирде?

Ф.Х.: “Социалистик Татарстан” газетасында эшләгән вакытта мәчеткә интервью алырга баргач, мине хаҗга тотып киттеләр. Бу – бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхеттер. Миңа менә шундый бәхет елмайды. Без хаҗдан үзгәреш кичереп, бөтенләй икенче кеше булып кайттык. Минем ирем Миншәех Зәбиров (Шәех абый инде ул безнең) татар календарен чыгара иде, ул һәр өйнең бизәге иде, һәр өйнең түрендә эленеп тора иде. Менә шушы календарьны ул егерме елдан артык төзегән, фәнни редакторы булган. Татар календаре бер чорда 400 мең тираж белән чыкты. Хаҗдан кайткач, милләткә, халкыбызга хезмәт итәсе килә: без, шулай итеп, “Татар мөселман календаре”н чыгарырга алындык. 1993 елның 17 декабрендә коеп-коеп кар, боз яуды һәм бу көнне без беренче календарьны алып кайттык. Ул милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды. Чөнки ул шулкадәр кызык чор иде. Бәлки минем дөньяга тууым да шуның өчен генә кирәк булгандыр. Мин университетка кердем, анда Мөхәммәт Мәһдиевнең укучысы булдым. Ул Каюм Насыйриның календарьлары турында курс эшләре яздырды. Мин календарьларны да шунда өйрәндем.

– Фәния апа, чыга башлаганда бу календарьларны халык ничек кабул итте? Бу зур яңалык иде бит инде…

Ф.Х.: Халыкның аны ничек кабул итүен шуннан белергә була: әгәр ул шул вакытта 100 мең тираж белән чыгып, татар яшәгән бөтен төбәкләргә таралып бетеп барган икән, әйбәт кабул иткәндер дип уйлыйм инде.

Шунысы кызыклы: безнең календарьны татар яшәгән бөтен төбәкләрдә дә беләләр. Быел Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Владивостокка барды. Сабантуйларга барганда һәрвакыт шул төбәктә яшәгән милләттәшләребезгә бүләкләр алып баралар. Алар да бик күп бүләкләр алып барганнар һәм тегендә безнең календарьны сораганнар. Шуннан Ринат әфәнде үзенең хезмәткәрләренә ничек тә булса “Фәния календаре”н табып җибәрүне сораган. Мин “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”) журналында эшләдем һәм шул вакытта, менә безне чит илдә укыйлар, дип әйтәләр иде. Мин исә анда безнең кирилл хәрефен белмиләр, бик укый алмыйлар дип уйлый идем. Үзем Америкага баргач, күрдем: беләләр икән. Календарьларны Канадан да, Финляндиядән дә, Америкадан да – төрле җирләрдән сорыйлар. Алар сорый икән, Красноярск белән Владивостоктан сорыйлар да сорыйлар инде. Аннан соң безнең халык, башка халыкларга караганда, активрак. Без бик күп хатлар алабыз. Беренче елларда халык бик сусаган иде: безгә егермешәр мең хат килә иде. Алар бер милләттә дә булмаган өч төрле шрифт – гарәп, латин һәм кирилл белән язалар. Мин монда халкымның шулкадәр укымышлы, гыйлемле, галим икәнлеген күрдем.

– Бу хатларда киңәшләрен дә бирәләрдер инде…

Ф.Х.: Әлбәттә инде, киңәшләрен дә бирәләр. Чөнки безнең календаребез – ул дин генә түгел. Безнең динебез – татар дине, татар милләтен саклап калган дин һәм безнең киңәшчеләребез бик күп. Укучыларыбыз да күп безнең. Профессорларыбыз да, академикларыбыз да, яшьләребез дә, өлкәннәребез дә бар. Әгәр инде без 2012 ел календарен Хәтер көненең 460 еллыгына багышлаганбыз икән, 2013 елныкын Болгар тарихына, Болгарга багышладык. Әлхәмделиллә шөкер, календарьлар тарала. Халык әле укый.

– Календарьларны төзегәндә кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?

Ф.Х.: Бүгенге көндә бу календарьны “Фәния календаре” дип йөртсәләр дә, аны Шәех абый уйлап тапты, Шәех абый эшләде. Ул мине, күрәсең, бу календарьны 2022 елга кадәр чыгарыр дип уйлагандыр. Шул елга кадәр календарьларның канвасы эшләп куелган. Безнең беренче ярдәмчеләребез, киңәшчеләребез Мирза Мәхмүтов, Әбрар ага Кәримуллин иде. Мөхәммәт абый мине күтәреп кенә алмады. Газетада эшләгәндә дә бер мәкаләсен бастырган идем, ул аның кырыена “Хуҗахмәт, үз юлыңа чыктың, шуннан тайпылма”, дип язып куйган. Бу миңа иң зур орден-медальләрдән дә кадерле сүзләр. Дин галиме Равил абый Үтәбаев бар иде. Хәзер Уфадагы “Ихлас” мәчетеннән Мөхәммәд хәзрәт бар. Шулай ук мондагы хәзрәтләр бар. Аннан соң безнең төп консультантыбыз – Җәлил хәзрәт Фазлыев. Без аңа теләсә кайчан шалтыратабыз, теләсә кайчан өенә барабыз. Нинди соравыбыз булса да, аңа мөрәҗәгать итәбез.

– Фәния апа, календарьны чыгара башлаганда куйган максатыгызга ирештегезме? Бу календарьларыгыз белән сез дин белеме бирергәме, әллә инде халыкның милли үзаңын үстерергә теләдегезме?

Ф.Х.: Кызыклы сорау бу. Милли үзаңны үстерү диннән аерым була алмый. Чөнки диннең тәрбиясе бар, ә тәрбиясез, әхлаксыз, динен белмәгән кешенең милли үзаңы үсә алмый ул. Безнең бөтен максатыбыз – шул милләтебезне матур итү, тарихны, динне белү. Шул максат иде безнең.

– Сез шул максатыгызга ирештегез дип уйлыйсызмы?

Ф.Х.: Әгәр минем календаремны яшьләр укый икән, әгәр алар миңа дин турында шигырьләрен тәкъдим итә икән, әгәр яшь һәм талантлы шагыйрь Рифат Сәләхләр мине календаремны карап бара икән, әгәр әдип Ркаил Зәйдулланың әнисе миңа сәлам әйтеп җибәрә икән, бөтен журналистлар белән ниндидер элемтәбез бар икән, әлхәмделиллә шөкер. Максатка ирештек дип булмый ул, минем максатым – һәр татар баласы татар булсын, мөселман булсын. Ә моның өчен әле безгә эшлисе дә эшлисе.

– “Татар мөселман календаре” зур тираж белән чыга. Аны таратуда нинди алымнар кулланасыз?

Ф.Х.: Без үзебез генә таратып бетерә алмыйбыз аны. Әбиләр-апалар, пенсиясен ала да, килә дә бер бәйләм календареңне алып китә, шуларны үзенең дусларына, туганнарына сөйли-сөйли таратып йөри. Һәм чит төбәкнең байлары бар. Алар бер машина календареңны алып китә дә рәхәтләнеп тарата. Мин үзем таратмыйм календарьны, ул үзе тарала.

– Моны, алайса, “Фәния календаре” дип кенә түгел, “халык календаре” дип тә атарга мөмкиндер…

Ф.Х.: Урыслар әйтмешли, теләсә ничек атасыннар, мичкә генә куймасыннар. Теләсә ничек әйтсеннәр, Зәбиров календаре, диләрме, Фәния календаре, диләрме – кемнеке дисәләр дә, укысыннар гына, таралсын гына, һәр йортка барып җитсен. Берәү бүген ачып карый да, иртәгә җомга икән, өйне җыештырырга, тәмле әйберләр пешерергә кирәк, ди. Менә өч көннән Корбан бәйрәме җитә, ди. Димәк, бәйрәмгә әзерлек эшләрен башларга кирәк – шундыйрак кулланма инде ул. Ул йортта үзеннән-үзе кирәкле әйбер.

– Фәния апа, Шәех абыйның тууына 80 ел тулуга әйләнеп кайтып, аның хөрмәтенә Казанда нинди чаралар узуы турында сөйләп үтсәгез иде.

Ф.Х.: Шәех абый Зәбиров – татар журналистикасының алтын баганаларыннан берсе ул. Чөнки Шәех дөньяга килүе, яшәеше белән үк шушы миссияне үтәргә алынган кеше кебек күренә. Шәех абый 1932 елның 10 ноябрендә туган. Сугыш бетеп, 47 нче еллар җитә, ачлык, ялангачлык һәм Сталин партиясе каядыр ялгыш юлга китеп бара һәм шушы вакытта Лениногорск районының Сарабиккол авылы малайлары “Ленин юлыннан” бер оешма оештыралар, лозунглар да язалар, рәсемдә Сталинның да бер күзен төртеп чыгаралар. Максат – халыкны яхшырак яшәтәсе, тормышны үзгәртәсе килү. Алар листовкалар тараталар һәм шушы вакытта Шәех абыйга редактор дигән кушамат тагыла.

Ул Казан дәүләт университетына килә, филологияне үзләштерә һәм гомер буе газетада эшли. Аның беренче эшләгән газетасы “Татарстан яшьләре” булды. Ул анда редактор да булды. Әле Исмәгыйль Шәрәфиев тә: “Бу көннәрдә Шәех абыйның ул чорда чыгарган газеталарын карап утырам. Гаҗәп инде, ди, хәзер язып була ул, ә ул вакытта ничек шулай яза алдылар икән”, – ди. Аннан соң Шәех абый чирек гасырдан артык “Социалистик Татарстан”да эшләде һәм ул, чыннан да, эш ягыннан бәхетле булды. Ул табиблар өч ай гомере калды дигәннән соң, терелеп, бик матур китаплар язып калдырды. “Һәр авыруга дәва бар” дигән китап шәригать хөкемнәрен белергә, пәйгамбәребез киңәшләрен тотарга, гасырлар буена тупланган халык медицинасыннан хәбәрдар булырга чакыра. Без бит үләсене әйтсәләр, барыбыз да дингә якынлашабыз, ул да динне өйрәнә башлады һәм 23 ел буена бик рәхәтләнеп татар матбугатына хезмәт итте. “Шәһри Казан” газетасын оештыручыларның берсе булды. “Социалистик Татарстан”да эшләгән вакытта “Әллүки” дигән кушымта бар иде. Җомга көнне әдәбият һәм сәнгатькә багышланган газета чыгара идек. Шушы кушымтаны аерым газета итеп чыгару мөмкинлеге туды һәм язучыларның “Мәдәни җомга” газетасы барлыкка килде. Шәех абый анда да 15 елга якын эшләде, аның да оештыручыларының берсе булды. Ул эшне гаҗәп дәрәҗәдә яратып башкара иде. Аның шәкертләре күп булды, янында һәрвакыт яшьләр кайнап торды. Ул вакытта “Социалистик Татарстан” 200 мең тираж белән чыкты, “Мәдәни җомга” да 11 меңгә җитте. Ул янып яшәде. Үзеңдә булганны халыкка җиткерү шулкадәр көчле иде Шәех абыйда. Әлхәмделиллә шөкер, 23 ел безгә ир белән хатын булып яшәргә, бергә намаз укырга туры килде, бергә хаҗ кылып кайту мөмкинлеген Аллаһы Тәгалә насыйп итте. Шәех абыйның вафатына да менә өч ел ярым булып китте. Мин рәхәтләнеп аның китапларын чыгарам: менә “Пәйгамбәрләр солтаны. Мәүлид китабы” – нинди матур китап. Безнең халык хәдисләр өйрәнә башлады. “Күркәм холыклар” дип исемләнгән китапта да хәдисләр туплап бирелде.

Әлхәмделиллә шөкер, Шәех абый турында үзе язганнарны һәм аның турында язганнарны туплап “Безнең Шәех” дигән китап чыгардык. Ул бик матур китап булып чыкты, моңа бик сөенәм. Бу китапта Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Ркаил Зәйдулланың, Ислам Әхмәтҗановның бик матур мәкаләсе бар. Асия Юнысова Шәех абыйның 70 яшьлегенә “Ак җилкән” дигән бик матур мәкалә язган иде. Бездә талантлы гына кешеләр газета дөньясына кереп китәләр дә, йә редактор була, йә җаваплы секретарь. Шәех абый да редактор да, җаваплы секретарь да булды. Ул үзенең остазы дип Шәмси ага Хамматовны саный иде, аны сагынып искә ала иде. Иртәгә дә (10 ноябрь) “Казан” милли мәдәният үзәгенә җыелырбыз, дип уйлыйбыз. Шәех абыйның дуслары күп, бергә җыелып искә алырбыз, истәлекләр сөйләрбез, чәйләр эчәрбез, дип уйлыйм. Ничек тә менә ул салган орлыклар дәвам итсен иде.

Автор: Римма Гатина
Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*