enrutat
Баш бит / Фәрид Мифтахов: Хәлим Гайнуллин белән безне уртак фикерләү якынайтты
Фәрид Мифтахов: Хәлим Гайнуллин белән безне уртак фикерләү  якынайтты

Фәрид Мифтахов: Хәлим Гайнуллин белән безне уртак фикерләү якынайтты

Татар матбугатында эшләп киткән иң күренекле баш мөхәррир Хәлим абый Гайнуллин белән без күптәнге танышлар. Мин яшь чагымнан ук башкалар алдында йөзе ак, нинди генә эшкә тотынмасын, шуны очлап чыгучы, җиренә җиткереп башкаручы, җиңүләр яулаучы, татарның әйдаманы, булдыклы егетеләренә сокланып, алар кебек булырга омтылдым. Хәлим Абдуллович та шундый үрнәк егетләрдән иде.

1990 елда, бер төркем журналистларны үз тирәсенә туплап, ул өр-яңа газета чыгаруга ирешә. Илдә үзгәрешләр барган катлаулы чорда үз кыйбласы, үз идеясе булган яңа газета чыгару Хәлим абый Гайнуллинның зур батырлыгы буларак кабул ителә. “Шәһри Казан” газетасына нигез салган мөхтәбәр шәхесләрнең берсе ул.

Үзем хәйриячелек эшләре белән шөгыльләнә башлагач, Хәлим Абдуллович белән без аеруча якынаеп киттек.”Әнием-Мама” фондының вице-президенты булган Хәлим абый Гайнуллинның акыллы фикерләре мине дөрес юлга алып кереп китте. Әлеге фонд белән берлектә үзем оештырган “Болгар”милли хәйрия фонды бергәләп Яшел Үзәндәге Норлат балалар йортына һәрдаим ярдәм итә торган булып киттек. Һәр эш турында Хәлим Абдуллович белән киңәшеп эшләдек. «Кешенең эчке дөньясы бай, күңеле киң булырга тиеш, энем», — дияргә ярата иде остазым.

Хәлим абый тиешле урында, утырышларда безнең эшчәнлекне бәяләп, зирәк фикерен әйтә, «Алтын йөрәкле» иганәчеләрне бергә тупларга тырыша, безнең кечкенә генә ярдәмебезне дә олы итеп бәяли,куәтли белә иде.”Гөлзадә”студиясе белән берлектә “Сөембикә варислары” җыр фестивальләре, әниләр турында төрле бәйгеләр, радиотыңлаучылар, газета укучылар арасында иҗади конкурслар уздырырга да бергәләп өйрәндек. Бүгенге көндә хәйриячелекне яшәү рәвешем итеп санауда да Хәлим Абдулловичның өлеше зур дип саныйм. Мөселман кардәшләребез өчен корбан мәҗлесләре, коръән ашлары, мохтаҗлар өчен ярдәм акцияләре оештыруга да остазым юл күрсәтте. Хәлим абый үрнәгендә башкарылган эшләрем “Алтын йөрәкле кеше”,”Ел җитәкчесе”,”Ел хәйриячесе”дигән мактаулы исемнәр алуга да этәргеч булды. Хәлим Абдуллович үзе җитәкләгән «Әнием-Мама» хәйрия фонды җитәкчесе вазыйфасын миңа ышанып тапшыруы да — ихлас дуслыгыбыз нәтиҗәсе.

Хәлим абый бик матур итеп җырлый да. Хәлим абый шигыренә Сара апа Садыйкова иҗат иткән “Апас ягы”җыры әле дә якташлары күңелендә.”Наласа авылы көе”нең сүзләрен дә Хәлим абый Гайнуллин язганны күпләр белмиләрдер дә?! Халык күңеленә керерлек җыр текстлары яза алган шундый гади дә, кызыклы да шәхес ул .

Каты авырып китү сәбәпле, Хәлим абый эшеннән китәргә мәҗбүр булса да, без — аның якын дуслары һәрчак хәлен белеп торабыз. Ул хәзер дә элеккеге кебек якын күреп, елмаеп каршылый. Хәлим абый һәм аның тормыш иптәше Фәнисә апа уздырган коръән мәҗлесендә дә Апастан туганнары, якташлары, Рафаэль Әфләтунов, танылган композитор Мәсгуть ага Имашев, җырчы Гөлзадә Сафиуллина да катнашып, Хәлим абый Гайнуллинның татар халкы өчен эшләгән күркәм эшләрен искә төшердек.

Журналистлык каләмен “Ватаным Татарстан”газетасында чарлап, “Шәһри Казан”газетасына һәм “Хокук һәм хәят” (“Право и жизнь”) журналына нигез салган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Хәлим абый Гайнуллинның шәкертләре бүген дә остазларының эшен дәвам итәләр.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе

Фәрид Мифтахов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*