tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Бикчәнтәев “Казан” аэропортына ни өчен Тукай исеме туры килгәнен әйтте
Фәрит Бикчәнтәев “Казан” аэропортына ни өчен Тукай исеме туры килгәнен әйтте

Фәрит Бикчәнтәев “Казан” аэропортына ни өчен Тукай исеме туры килгәнен әйтте

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев “Казан” аэропортына ни өчен Тукай исеме туры килгәнен әйтте.

– “Казан” аэропортына Тукайдан башка исем ятышлы тү­гел. Бу җәһәт­тән, син иҗат ке­­шесе, шуңа кү­рә Тукайны сайлыйсың инде, дигәч, үз-үзе­мә, тагын кемне сайлап була, дигән сорауны бирдем. Авиация белән бәйле шәхесләр турында да уйландым. Ләкин бит сүз Татарстанның башкаласындагы һава аланы турында бара. Татарстанга аяк баскан һәрбер кеше Тукай дигәч – Казанны, Казан дигәч Тукайны күз алдына китерерлек булсын, – диде ул.

Билгеле булганча, “Казан” аэропортына Габдулла Тукайдан тыш, Муса Җәлил һәм Андрей Туполев исемнәре бирелергә мөмкин. “Бигеш” аэропорты исемлегендә исә Николай Лемаев белән Дмитрий Менделеевтан тыш, Салих Сәйдәшев һәм Иван Шишкин бар.
күпме тавыш биргәннәр?
Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Моны берничә юл белән башкарырга була:

1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен ВКонтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Самолетта, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*