tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Бикчәнтәев: Марсель Сәлимҗанов премиясенә җәмәгатьчелекнең игътибары кирәк
Фәрит Бикчәнтәев: Марсель Сәлимҗанов премиясенә җәмәгатьчелекнең игътибары кирәк

Фәрит Бикчәнтәев: Марсель Сәлимҗанов премиясенә җәмәгатьчелекнең игътибары кирәк

Быел Марсель Сәлимҗанов исемендәге Театр сәнгате өлкәсендә республика премиясе лауреатлары Камал театрының премьерасы – Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган “Миркәй белән Айсылу” премьерасы алдыннан игълан ителәчәк. Спектакльне театр режиссеры Илгиз Зәйниев чыгара.

Кичә Г.Камал театрының 112 нче сезоны ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры, Татарстан театр әһеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев быел премиягә 20дән артык гариза булуын хәбәр итте. Арада республика театрларыннан да, Татарстан Язучылар берлегеннән дә, Татарстандагы Рәссамнар берлекләреннән дә вәкилләр бар. Фәрит Бикчәнтәев Минзәлә театры коллективының, Казан яшь тамашачы театры коллективының гариза бирүен әйтте. Марсель Сәлимҗановның иҗатын ТЮЗда башлаганын искәртеп узды. Биредә бөек режиссер алты спектакль куйган. Премия бирү буенча Мәдәният министрлыгына беренче комиссия утырышы узган, әмма әле кандидатуралар ачыкланмаган, алар тантана алдыннан гына билгеле булачак.

“Бу әле бик яшь премия. Аңа сезнең тарафтан да игътибар булсын иде, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Бикчәнтәев журналистларга. – Тукай премиясенә реклама кирәкми. Ул бәхәсләр, скандаллар белән үзен-үзе рекламалый. Ә Сәлимҗанов премиясе әле өр-яңа. Берәр кечкенә генә булса да скандал уйлап тапсаң гына инде. Ансыз бер премия дә, фестиваль дә була алмый. Бу бик табигый хәл”, – диде ул.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасында Марсель Сәлимҗанов исемендәге Театр сәнгате өлкәсендә республика премиясе гамәлгә куелды һәм ул 2016 елда беренче тапкыр тапшырылган иде. Премиянең беренче лауреатлары – Камал театры артисты Ренат Таҗетдинов, гомерен Әтнә театрын җитәкләүгә багышлаган Гомәр Мәрданов һәм Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев. Премия Марсель Сәлимҗановның туган көнендә – Камал театрының режиссер хөрмәтенә чыгарылган яңа премьерасы алдыннан тапшырыла. Марсель Сәлимҗанов туган көнендә премьера чыгару – Камал театрының традициясе.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*