tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Бикчәнтәев янәдән Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды
Фәрит Бикчәнтәев янәдән Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды

Фәрит Бикчәнтәев янәдән Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды

8 февральдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең VII отчет-сайлау корылтаенда Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды.

Корылтайда Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Россиянең халык артисты А.А. Колягин, Татарстанның мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, Республиканың иҗади союз рәисләре, шулай ук Татарстанның 19 театрыннан, сәнгати оешмалардан, уку йортларыннан делегатлар катнашты.

Искәртеп үтәбез, бүген М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең VII отчет-сайлау корылтае үтте. Корылтайда соңгы биш ел эчендә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды.

2011-2016 елларда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге белән Г.Камал театрының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтев җитәкчелек иткән иде.

 

Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы 1962 елның 21 маенда Казанда туа. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты – 1998, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе – 2010.

1983 елда Казан театр училищесының актерлык бүлеген, 1991 елда ГИТИСның режиссерлык факультетын тәмамлый. 1989 елдан Татар академия театрында режиссер булып эшли башлый. 2002 елның 16 маенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.  

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*