tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар-информ» татар телендә әдәби әсәрләргә бәйге уңаеннан матбугат очрашуына чакыра
«Татар-информ» татар телендә әдәби әсәрләргә бәйге уңаеннан матбугат очрашуына чакыра

«Татар-информ» татар телендә әдәби әсәрләргә бәйге уңаеннан матбугат очрашуына чакыра

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татар телендәге әдәби әсәрләргә ябык конкурс игълан ителү уңаеннан матбугат конференциясенә чакыра.

Матбугат конференциясе 5 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә конференц-залда узачак.

Катнашалар: әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина; Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла; «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Ябык әдәби конкурс икенче мәртәбә уздырыла. Матбугат конференциясе кунаклары конкурс нигезләмәсенә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырачак.

  • Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге 2022 елның 1 октябреннән Татар телендәге әдәби әсәрләргә яңа бәйге игълан итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*