tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең төп бурыч – ветераннарны хөрмәт итү традицияләрен киләсе буыннарга тапшыру»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең төп бурыч – ветераннарны хөрмәт итү традицияләрен киләсе буыннарга тапшыру»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең төп бурыч – ветераннарны хөрмәт итү традицияләрен киләсе буыннарга тапшыру»

«Сез  дөньяны тагын да яхшырак  итәсез». Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте лидерларына әнә шулай диде.  Парламентта узган очрашуда «Җиңү адымнары» проектына  йомгак ясап, «иң-иң»нәрне бүләкләделәр.

– Республикада волонтерлык хәрәкәте вәкилләре күптән барлыкка килде. Сездән башка  Татарстан, Россия яки халыкара дәрәҗәдә уздырылучы  бер генә  зур чараны да күз алдына китереп булмый. Без беренчеләрдән булып волонтерларга ярдәм күрсәтүне яшьләр турындагы республика законында өстенлек дип билгеләдек. Нәтиҗәдә, көчле хәрәкәт формалашты, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе белдергәнчә,  пандемия  волонтерлар өчен үзе бер имтихан булган. Республика буенча 5,5 меңнән артык  волонтер, дистәләгән партнерлар, 14 меңнән артык каралган мөрәҗәгатьләр – саннар шаккатыра. Сез дөньяны яхшырак итү өчен бик зур тырышлык куясыз, – диде ул.

«Җиңү адымнары» проекты соңгы өч ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Быел ул 42 районны колачлаган, анда 211 мәктәптән 1,5 меңнән артык укучы катнашкан. Санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, проектның күп чаралары онлайн режимда узган.

– Бүген оешмада 21 меңнән артык активист бар. Хәрәкәт оешуга биш елдан артык. Безнең төп бурыч – ветераннарны хөрмәт итү традицияләрен киләсе буыннарга тапшыру,  – диде «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Азат Идрисов.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*