tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин Борис Кузнецов турында: Аның уникальлегенә исем китә иде
Фәрит Мөхәммәтшин Борис Кузнецов турында: Аның уникальлегенә исем китә иде

Фәрит Мөхәммәтшин Борис Кузнецов турында: Аның уникальлегенә исем китә иде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны гаҗәеп кеше дип атады. «Аның уникальлегенә исем китә иде», — диде ул.

«Советлар Союзы Герое тормышының күп елларын яшь буынның патриотик тәрбиясенә багышлаган. Мондый кешенең үлеме — Татарстан гына түгел, бөтен ил өчен югалту», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы үзенең берничә дистә ел Борис Кузнецов белән якыннан таныш булганын, аның белән шәһәр-районнарга сәфәр кылганын, яшьләр белән очрашканын искәртте.

«Шактый өлкәнәйгәч тә, ул теләсә нинди аудитория каршында бик яхшы чыгыш ясады. Хәтере дә бик яхшы иде, Бөек Ватан сугышының, сугыштан соңгы бөтен вакыйгаларны хәтерли иде. Халык хуҗалыгын торгызуда актив катнашты. Борис Кузнецов Мәскәүдә берничә Җиңү Парадында катнашкан кеше. Үзебез исән вакытта, үсеп килүче буынны аның мисалында тәрбияләячәкбез», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов 11 ноябрьдә вафат булды, бүген Арча зиратында җирләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*