tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Песошин ТАССР җитәкчеләре каберләренә чәчәкләр салды
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Песошин ТАССР җитәкчеләре каберләренә чәчәкләр салды

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Песошин ТАССР җитәкчеләре каберләренә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин ТАССР Министрлар Советының элекке рәисләре каберләренә чәчәкләр салды.

1966-1982 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе, 1982-1989 елларда КПСС Татар өлкә комитетының беренче секретаре булган Гомәр Усманов Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Гомәр Усмановның кызы Светлана Аблаева республика җитәкчелегенә, Президент Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Хөкүмәт рәисе Алексей Песошинга рәхмәтен җиткерде.

«Дәүләт эшлеклесе булган әтиебезне искә алдылар. ТАССРның 100 еллык тарихында 30 ел гомерен әти республикага хезмәт итүгә багышлады. Шушы хәтер һәм игътибар акциясенә бик рәхмәт. Без әтиебез белән горурланабыз. Ул республиканы, туган җирен, халыкны бик яратты, фидакарь хезмәт итте», — диде ул.

Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Песошин Арча зиратына юл тотты. Биредә республика белән җитәкчелек иткән шәхесләр каберләренә чәчәк салдылар.

Арча зиратында ТАССР Министрлар Советы Рәисләре булган Илдус Садыйков (1982-1985), Миргарифан Газизов (1950-1957), ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе (1943-1950), ТАССР Министрлар Советы Рәисе (1957-1960) вазифасын биләгән Сәет Шәрәфиев, ТАССР Министрлар Советы Рәисе (1989-1991), республика Премьер-министры (1991-1995) булып эшләгән Мөхәммәт Сабиров җирләнгән.

Гөлнар Гарифуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*