enrutat
Баш бит / Фәрит Мөхәммәтшин: “Индус Таһиров – галим, күренекле публицист, Татарстанны һәм татар халкын нык ярата торган кеше буларак киң танылган шәхес”
Фәрит Мөхәммәтшин: “Индус Таһиров – галим, күренекле публицист, Татарстанны һәм татар халкын нык ярата торган кеше буларак киң танылган шәхес”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Индус Таһиров – галим, күренекле публицист, Татарстанны һәм татар халкын нык ярата торган кеше буларак киң танылган шәхес”

Тирән тикшеренүче-тарихчы, искиткеч сүз остасы, үз халкының чын патриоты Индус Таһиров — Татарстанның яңа дәүләтчелеге чишмә башында торган шәхес. Бу хакта бүген Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Гыйльми совет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп узды. Тантаналы утырыш ТР Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөня татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһировның 80 яшьлек юбилеена багышланды.

Юбилярны тәбрикләү чарасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм башкалар катнашты.

Илшат Гафуров Индус Таһировны КФУның профессор-мөгаллимнәр составы исеменнән тәбрикләп, бүген бик әһәмиятле вакыйга, бүгенге датаның озын иҗади юлны бәяләргә мөмкинлек бирә торган көн икәнен, галим узган юлның үсеп килүче буын өчен үрнәк булуын билгеләп узды. Ректор Индус Таһировта чын патриот һәм интеллигентка хас иң күркәм сыйфатлар булуын әйтте. Илшат Гафуров галимнең университет тарихы белән тыгыз бәйләнгән булуын ассызыклады. “Казан университетына студент буларак килеп, сез бөтен гомерегезне үз факультетыгыз белән бәйләдегез, анда 15 елга якын декан булдыгыз. Университетта тарихи белем сезнең исемегез белән бәйле”, — дип, ул илдә тарих буенча белем бирә торган һәркайда Индус Таһиров исеме бик яхшы таныш булуына басым ясады. Илшат Гафуров сүзләренчә, профессионализм, киң эрудиция, үз эшенә тугрылыгы Индус Риза улына зур галим булырга мөмкинлек биргән.

Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировны республика җитәкчелеге – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче Президент Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт һәм депутатлар исеменнән котлап, аның Россия, Татарстан тарихын өйрәнүгә гаять зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Бу кеше үзен үзе «ясаган» шәхес. Аны бернинди зур җитәкчеләр, партия юлбашчылары да аны ияртеп йөртмәде, ул үзен үзе танытты», — дип белдерде парламент башлыгы.

“80 яшь ул – бик түгәрәк, җитди, киләчәккә күз салып, үткән тормышка берникадәр нәтиҗәләр ясый торган дата. Үзтәнкыйть, тирән канәгатьлелек белән юбиляр тормышы республикага, КФУга багышланган дияргә була, һәм ул Россия, Татарстан, татарлар тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес. Галим эзлекле һәм нигезле эш алып бара. Галим, күренекле публицист, Татарстанны, татар халкын кайнар ярата торган кеше буларак киң танылды”, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы юбилярның тормыш сукмагына күз салып, аның 1963 нче елда КФУның тарих һәм филология факультетын тәмамлап, укуын аспирантурада дәвам итеп, 1967 нче елда кандидатлык диссертациясен яклавын әйтте. Ул Индус Таһировның Россиядә революция хәрәкәте, милли дәүләт корылышы, федерализм үсеше, этноконфессиональ сәясәт белән бәйле хезмәтләре безнең илнең дә, чит ил фәнни җәмәгатьчелеге, укучылар даирәсендә киң таралыш табуын билгеләп узды. “Сезнең фәнни эзләнүләрнең асылында да Татарстанның һәм татар фәненең күп гасырлык тарихы ята. Ярты гасыр эчендә университет диварларында фәнни һәм һөнәри үсешнең барлык баскычларын уздыгыз. 1979 елда тарих фәннәре докторы исеменә дәгъва кылып, диссертация якладыгыз, бер елдан профессор исемен алдыгыз. 1983 нче елда кафедраны җитәкләдегез, анда 30 елдан артык эшләдегез. Бүген дә бу кафедрада интеллектуаль элита тәрбияләүне дәвам иттерәсез”, — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга.

Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, Индус Таһировның уртак эш хакына кешеләрне берләштерү, оештыру сәләте Казанның тарих мәктәбе үсешенең катализаторына әверелде. “15 ел КДУның тарих факультеты деканы булдыгыз, үзегезнең фәнни мәктәбегезне булдырып, йөзләгән мәкалә, монографияләр бастырып, абруйлы остаз итеп күрсәттегез”, — диде ул. 1994 нче елдан Индус Таһиров КДУ каршында кандидат һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча махсус совет рәисе булып, 10 доктор һәм 30 да артык фән кандидаты әзерләде. “Без сезнең Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә мәгариф үсешенә керткән өлешегезне югары бәялибез”, — дип, Ф.Мөхәммәтшин галимнең академиянең татар халкы тарихы буенча фәнни совет рәисе булуын, “Гасырлар авазы”, “Татарстан” журналлары редколлегиясендә торуын әйтте. “Тирән тикшеренүче-тарихчы, искиткеч сүз остасы, үз халкының чын патриоты Индус Таһиров – Татарстанның яңа дәүләтчелегенең чишмә башында торган шәхес. Аның акыллы киңәше, анализга сәләте, вакыйгаларны алдан күрә белүе Татарстан җитәкчелегенә бер генә тапкыр ярдәм итмәде”, — диде парламент рәисе. Ул Индус әфәнденең ТР һәм федераль үзәк арасында килешүле мөнәсәбәтләрдә актив катнашуын да шәрехләде.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Индус Таһировның лидерлык, оештыру сыйфатлары, төпле позициясе, абруе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән җитәкчелек иткәндә ачык күренде. “Нәкъ менә шушы кеше конгресс нигезендә торды, аның традицияләрен булдырды, Россия чикләреннән еракка сибелгән барлык татарларның тормыш тәҗрибәсен өйрәнде”, — дип, ДС Рәисе Россиядә, төрле илләрдә барлык татарлар арасында Индус Таһиров исемен ишетмәгән кеше булмавын әйтте. “Бүген татар конгрессы шул базада ватандашларны туплап үсеш ала”, — диде.

Парламент җитәкчесе билгеләп узганча, Россиядә татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе башлыгы сыйфатында эшләгәндә дә Индус Таһировның эше югары бәягә лаек булган. “Өч чакырылышта Дәүләт Советы депутаты буларак, сез парламентаризм үсешенә, закон чыгару базасын булдыруга йогынты ясадыгыз, — диде Ф. Мөхәммәтшин. – Индус Риза улының сессия утырышларында мәдәният, тел, традицияләр мәсьәләләрен күтәреп, татар һәм рус телләре мәнфәгатьләрен яклап ялкынлы чыгышларын күпләр хәтерлидер дип уйлыйм. Тирәннән уйланылган бу чыгышлар беркемне битараф калдырмады”. Дәүләт Советы Рәисе Индус аганың үз фикерен тартынмый әйтә алуын, сәяси бәхәсләрдә дә аның беркайчан артка чигенмәвен билгеләп үтте. “Ул һәрвакыт дәлилле итеп чыгыш ясый белде, оппонентларын тирән фикерләре белән шаккатырды”, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе Индус Таһировның Дәүләт Советының парламентаризмны үстергән өчен Мактау билгесе белән бүләкләнгәнен искәртте. Дуслык ордены кавалеры һәм башка бик күп бүләкләр, мактаулы исемнәр иясе бүген тагын бер дәүләт бүләгенә лаек булды. ТР Президенты Указы нигезендә, Индус Таһиров ТРның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген юбилярга Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*