enrutat
Баш бит / Фәрит Мөхәммәтшин Мамай курганында Татарстан хәрбиләренә истәлекле билге ачуда катнашты
Фәрит Мөхәммәтшин Мамай курганында Татарстан хәрбиләренә истәлекле билге ачуда катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Мамай курганында Татарстан хәрбиләренә истәлекле билге ачуда катнашты

6 майда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Волгоградта Мамай курганында Сталинград сугышында һәлак булган Татарстан хәрбиләренә истәлекле билге ачуда катнашты.

волгоград1Тантаналы чарада шулай ук Волгоград өлкәсе Думасы җитәкчесе Николай Семисотов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Малов һәм Роберт Гатауллин катнашты.

“Бүген Волгоградка килгән делегация өчен һәлак булган ватандашлар истәлеген мәңгеләштерү — җаваплы йөкләмә. Сезне чын йөрәктән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм! Барлык фронтларда да сугышта 700 мең чамасы татарстанлы катнашкан, бу республикада яшәүчеләрнең дүрттән бер өлеше дигән сүз. Татарстанның 350 меңнән артык уллары-кызлары сугыштан кайтмаган. Сталинград сугышында 50 меңнән артык Татарстан хәрбие катнашкан, аларның 22 се һәлак булган. Волгоградлыларга бу мемориал өчен зур рәхмәт! Ул яшь буын сугыш турындагы дөреслекне һәрвакыт исендә тотсын өчен кирәк”, — дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин.

волгоград2Мемориаль билге кую инициаторы – “Хәтер китабы” баш мөхәррире, “Татарстан-Сталинградка” җыентыгы авторы Анатолий Иванов. Рөстәм Миңнеханов 2013 елда билгене кую тәкъдимен хуплаганлыгы билгеле.

Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*