tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин “Татар кызы-2016” халыкара конкурсында җиңүчегә автомобиль ачкычы тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин “Татар кызы-2016” халыкара конкурсында җиңүчегә автомобиль ачкычы тапшырды

3 сентябрьдә Чиләбедә «Татар кызы-2016» халыкара матурлык һәм талант конкурсы узды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнашты. Ул җиңүчегә конкурсның төп бүләге – Татарстан Президентыннан бүләк – яңа автомобиль ачкычын тапшырды дип сөйләделәр “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә.

LuKwW4h3roMМатур һәм талантлы татар кызы титулына һәм яңа машинага Башкортстаннан Эдельвейс Исханова ия булды. Җиңүчене иҗади интеллигенция, сәнгать эшлеклеләре, шулай ук Татарстан белән Чиләбе өлкәсе Мәдәният министрлыклары вәкилләреннән торган жюри билгеләде.

“Конкурс финалы Чиләбедә узды, анда 200 меңнән артык татар яши. Телне, милли традицияләрне саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән конкурс дәүләт милли сәясәтен чынга ашыруда зур роль уйный”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин чара башланганчы узган матбугат конференциясендә. Моннан тыш, ул Бөтендөнья татар конгрессының чараны оештыруда ролен билгеләп үтте, шулай ук Чиләбе өлкәсе җитәкчелегенә һәм җирле Татар конгрессы рәисенә рәхмәт белдерде.

Конкурс ачылышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашучыларны сәламләү хатын укыды. “Конкурс татарларның мәдәни тормышында зур вакыйгаларның берсенә әйләнде һәм яшь буынның тарихи тамырларына һәм мәдәни чыганакларана кызыксынуын арттыруда зур роль уйный”, – дип билгеләп үтелгән республика лидеры сәламләү чыгышында.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе конкурсны оештыручыларга киләсе елда финалны җиңүче төбәгендә үткәрү идеясен тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, бу конкурс географиясен киңәйтүгә һәм катнашучылар санын артуга китерәчәк.

C4VHGG4-Nus“Татар кызы” конкурсының популярлыгы елдан-ел арта. Аны тамашачылар да яратып өлгерде, быел “Трактор” боз сараеның 7 меңлек тамашачылар залына билетлар санаулы көннәрдә сатылып беткән.

Бу юлы конкурска Россиянең 17 төбәгеннән һәм ике чит илдән кызлар килгән.

Быел конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган, аның шигырьләре кич дәвамында яңгырады. Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова һәм Татарстан белән Башкорстан халык артисты Айдар Галимов катнашты.

Конкурста безнең республика данын Эльвина Нәҗипова яклады. Ул “Камиллек гүзәле” номинациясендә җиңде. Эльвинага бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды.

Чара ахырында тамашачылар катнашында “Туган тел” җыры башкарылды.

www.tatar-inform.tatar

Фото: ftatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*