tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: татар телен өйрәнү балага конкурент көрәштә өстәмә мөмкинлекләр бирә
Фәрит Мөхәммәтшин: татар телен өйрәнү балага конкурент көрәштә өстәмә мөмкинлекләр бирә

Фәрит Мөхәммәтшин: татар телен өйрәнү балага конкурент көрәштә өстәмә мөмкинлекләр бирә

Бүген, 21 апрельдә Татарстан халыкларының III съездына багышланган матбугат конференциясендә бу җыенны оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар сорауларына җавап биргәндә татар теле укытылуга үз мөнәсәбәтен белдерде.

Республика җитәкчелеге тарафыннан татар телен укытуга зур игътибар бирелә. Мәктәпләрдә укытыла, махсус дәүләт программалары эшләп тора, ә балалар өйгә кайтып әти-әнисе белән татарча сөйләшми. Ни өчен? – дип сорау куйды Дәүләт Советы рәисе. Югыйсә, һәр ата-ана баланың никадәр күбрәк тел белүенә карап, конкурент өстенлекләр алуын аңламыйлармы?  “Мин үзем утыздан узгач, ана телемне өйрәнә башладым, ничә яшьтә булсаң да, телне өйрәнеп була, бигрәк тә әти-әни телен”, – дип җөпләде фикерен Фәрит Мөхәммәтшин.

22 апрельдә Казанда Татарстан халыкларының III съезды узачак. Анда республика башкаласында яшәүче милли диаспораларның – 200 һәм Татарстан районнарыннан 500 делегат катнашачак дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*