tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк
Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Конституциясе һәркем өчен эшләячәк

Татарстан Конституциясендә бик зур потенциал салынган, ул күп кенә максатларга җавап бирә. Шуңа күрә Төп закон алга таба да республиканың уңышлы сәяси һәм икътисади үсешенә, аның гражданнарының иминлегенә ышанычлы гарантия булачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкына бәйрәм мөрәҗәгатендә белдерде.

«Татарстан халкын республика Конституциясен кабул итү көне белән котлыйм. Республикада хокукый белем бирү өчен күп эш башкарыла, моңа җәмгыять һәм хакимият институтлары эшчәнлеге юнәлдерелгән. Татарстанда, безнең бәяләвебезчә, Төп законны белү һәм законнарны үтәү югары дәрәҗәдә, шуның өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан Конституциясе киләчәктә дә һәр кеше һәм тулаем республика өчен эшләячәк», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*