tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: Ямалда безнең ватандашлар тату яшиләр һәм туган телләрен саклыйлар
Фәрит Мөхәммәтшин: Ямалда безнең ватандашлар тату яшиләр һәм туган телләрен саклыйлар

Фәрит Мөхәммәтшин: Ямалда безнең ватандашлар тату яшиләр һәм туган телләрен саклыйлар

Ямалда татарлар тату яшиләр һәм туган телләрен саклыйлар. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ямал-Ненец автоном округына эш сәфәре вакытында сөйләде, дип яза республика парламенты матбугат хезмәте.

Татарстан парламент делегациясе ике көнлек визитында Төньяк җирле халыкның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышты һәм төбәкнең татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.

“Ямалда безнең ватандашларның тату яшәүләрен күрдек, туган телләрен беләләр һәм сөйләшәләр, аны саклыйлар, – диде Мөхәммәтшин. – Безнең илдә яши торган халыкларның күп теллеге һәм күп төрле мәдәнияте кадерле, һәр халыкны хокуклары һәм мөмкинлекләр белән тәэмин итәргә кирәк дип саныйбыз”.

Фәрит Мөхәммәтшин Ямал-Ненец автоном округы парламентарийларын республика парламенты эше белән танышу өчен Татарстанга чакырды.

  • Ямал-Ненец автоном округында 30 меңгә якын татар яши, аларның 3 меңнән артыгы – Салехардта. Татар җәмгыяте вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чараларында актив катнаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*