tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Фәрит Мөхәммәтшин: “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең якынаюы зарур”
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең якынаюы зарур”

Фәрит Мөхәммәтшин: “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенең якынаюы зарур”

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин елдагыча ТР Дәүләт Советы эшчәнлеген яктыртучы жураналистларны җыеп, узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Очрашуда республиканың социаль-икътисади, сәяси тормышы белән беррәттән федераль үзәк дәрәҗәсендә бара торган вакыйгалар да читтә калмады.

Спикер бигрәк тә республика парламентының 2013 елда законнар эшләү, аларны тормышка ашыру, күппартиялелек шартларында халыкның ышанычын югалтмау, яшьләрне радикаль, милләтчел көчләрдән һәм төрле дини агымнардан саклау проблемаларына тукталды. Шулай ук ул “Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында” законны кабул итүнең алшартлары, латин графикасына кайчан кире әйләнеп кайту мөмкин булуы, гомумән алганда, татар теленең язмышы, Татар конгрессының киләчәген ничек күзаллавы кебек милли мәсьәләләр турындагы сорауларга да җавап бирде.

РФ Дәүләт Думасына катнаш система аша депутатлар сайлауларның өстенлеге, коммунист депутатларның ТР Дәүләт Советында карата амбицияләре, фракцияләр эшчәнлеге, “Бербәм Россия” партиясе эшчәнлегендә вектор үсеше, төбәкләр башлыкларының халык тарафыннан сайлануы, РФ Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның эшчәнлеге, РФ Президентының сенаторларга закон чыгару иницитивасы бирү тәкъдиме белән чыгуына да үз фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы очрашуда  төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлау мәсьәләсенә карата үз фикерен белдерде.

“РФ Президенты белән булган очрашуларда федерация субъектлары башлыкларын сайлау юлларын үзләренә билгеләү максатка ярашлы булачак дигән фикерләр әйтелгән иде. Халык тарафыннан сайлану яки закон чыгару җыеннары аша вәкаләтләр бирелү мөмкинлеген күздә тотып, экспертлар милли республикалар өчен икенче юл кулайрак дип белдерә. Сезнең моңа карашыгыз ничек?” дигән сорауга ул болай дип җавап бирде. “Без һәрвакыттта хакимиятнең халык тарафыннан формалаштырылырга тиешлеген әйтеп киләбез. Шуңа күрә без Конституциянең бу нормасын алып атмадык та бит инде. Без ТР Президентының сайлану мөмкинлеге турындагы статьяның үз көчендә булуын туктатып кына тордык. Анда Президентны парламент тарафыннан билгеләү хакында статья гына өстәдек. Без төбәк башлыгын сайлау турындагы норманы кире кайтарабыз. Сайлаулар гомумхалыкныкы булырга тиеш дип саныйм. Халыкны турыдан-туры сайлаулардан читтә калдырырга ярамый. Без аларның субъектның башлыгын сайлаганда үз фикерен белдерүдән читләштереп, бу җаваплылыкны парламентка йөклибез.

Татарстанга сайлауларны турыдан-туры оештыру кирәк, дип исәплим. Без ТРның беренче Президентын да шулай сайладык”, – диде Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бер төркем сәясәтчеләрнең кайбер урыннарда төбәк башлыкларын элеккечә билгеләү – РФ Президенты рекомендациясе белән, парламент тарафыннан вәкаләтләр бирелү турындагы фикере дөрес түгел. “Сүз Кавказ Республикалары турында бара. Бу төбәк башлыклары вәкаләтләрен сортларга бүлү булачак. Чөнки берсен – халык, икенчесен парламент сайлаган. Төбәк башлыгы үз халкының, шушы җирлектә яшәүчеләрнең ярдәмен тоеп эшләргә тиеш. Халык дөрес карар кабул итмәс дип куркырга кирәк түгел. Ул ялгышмас. Мөмкин кадәр күбрәк тавыш җыеп һәм шул халыкка таянып, төбәктәге сәясәтне алып барырга кирәк”, – диде спикер, журналистларнын сорауларына җавап биреп.

Спикер РФ Дәүләт Думасына катнаш система буенча сайлаулар уздыруны депутатлар корпусын туплауның нәтиҗәле юлы дип саный. Аның фикеренчә, партия исемлекләре буенча гына түгел, сайлаучылар белән очрашып сайланудан да нәтиҗәлерәге дә юк. Партияләргә дә сайлауалды көрәшендә катнашу кызыклы булачак. Аннан соң партияләргә бермандатлы округлар буенча үз кандидатларын тәкъдим итәргә берәү дә комачауламый. “Татарстанда бу тормышка ашырыла инде”, – дип белдерде спикер. Ул шулай ук бермандатлы округлардан сайланучылар белән эшләүнең җиңел булмаячагын да билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин федераль парламентка Татарстаннан сайланган депутатларның нәтиҗәле эшләвен, шул ук вакытта бөтенесеннән канәгать булып бетмәгәнлеген дә сиздерде. Билгеле булганча, бу депутатлар республика төрле федераль программаларда актив катнашсын өчен, төрле министрлык һәм ведомстволар белән эш алып бара. Татарстан парламенты башлыгы алар белән ай саен очраша. Киләчәктә Казанда да, Мәскәүдә дә түгел, республиканың берәр районына чыгып, “җиргә төшеп”, урыннардагы проблемалар турында фикерләшү планнары да юк түгел.

Спикер фикеренчә, ә урыннардагы (бу муниципаль берәмлекләргә кагыла) депутатлар, андагы мәсьәләләрне хәл итү өчен, закон чыгару инициативасы хокукын файдаланып җиткерми. Ф.Мөхәммәтшин моның сәбәбен “район советы депутатлары ул дәрәҗәгә җитмәгән әле” дип белдерә. “Аларны бу эшкә өйрәтергә кирәк. Бу авыл җирлекләрен аякка бастыру өчен зур эш булып тора. Проблемалар бар, ә активлык җитеп бетми”, – диде парламент башлыгы. Билгеле: әзерлекле юристлар булмау да үз эшен эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының сенаторларга закон чыгару инициативасы хокук бирү турындагы фикерен шәрехләп, моңа уңай каравын белдерде. Әмма мондый вәкаләткә ия булган институтларның барысының да аннан файдаланмавын ассызыклап үтте.

Яңа елдан соң Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештыру турында Ринат Закиров һәм Илдар Гыйльметдинов катнашында эшлекле сөйләшү булачак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларна шулай дип белдерде.

“Бу оешмаларның якынаюы зарур, без ике оешманың да файдасын күрергә тиешбез. Программа буенча Татар федераль милли-мәдәни мөхтәриятенә федераль үзәктән акча бүленә. Ә конгрессны без Татарстаннан үзебез генә финанслыйбыз. Аларны берләштерергә кирәк, бер-берсеннән көнләшеп эшләмәсеннәр, дәгъвалар белдермәсеннәр, татарларны бүлмәсеннәр. Бу җиңел мәсьәлә түгел”, – дип белдерде.

Глобализация, дөньякүләм аралашу теле буларак, инглиз телен өйрәнергә омтылыш латинга ихтыяҗ тудырачак

Парламенттагы очрашуда татарларны берләштерүче тел, имлә мәсьәләләре дә читтә калмады. Билгеле булганча, бер көн алдан гына сессия утырышында “Татар алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу турында” ТР Законының үз көчен югалтуын тану хакында” һәм “Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, татар телен куллану турында” закон проектлары кабул ителгән иде. Кабул итү процессында хәйран кайнар бәхәсләр дә купты.

Икенче закон проектына карата үз фикерен белдереп, спикер: “Республикада үз вакытында латин графикасында, аннан да элегрәк гарәп язуында язылган басмалар, китаплар, чит ил әдәбияты саклана. Әгәр дә без галимнәргә бу мөмкинлекне тудырмасак (әлеге закон латин һәм гарәп графикасындагы чыгынаклар белән эшләүче галимнәрнең мәнфәгатьләрен дә күз алдында тота), алар бу байлыкны файдаланудан мәхрүм калачак. Сез сессия вакытында игътибар иткән булсагыз, мин күпмедер вакыт узгач, республика бу мәсьәләгә (латин графикасы нигезендәге татар теле) әйләнеп кайтачак дип әйттем. Чөнки глобализация, дөньякүләм аралашу теле буларак, инглиз телен өйрәнергә омтылыш (ә ул латинда бирелә) латинга ихтыяҗ тудырачак”, – диде.

Латин графикасына кайчан әйләнеп кайтуның мөмкинлеге турындагы сорауга Фәрит Мөхәммәтшин, уенын-чынын бергә кушып: “Ул вакытта без булмабыз дип куркам. Борчылма, булыр әле ул, Алла боерса”, – дип җавап бирде. “Сессиядә “Татар алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу турында” ТР Законының үз көчен югалтуын тану хакында” закон проектын караганда, депутатлар Роберт Миңнуллин, Марат Хәйруллин, күбрәк латин графикасы турында түгел, татар телен саклап калу нисбәтеннән борчылуын белдерде. Татар телен югалту куркынычы бар. Без татарларны да, русларны да татарчага өйрәтергә тырышабыз, ләкин бик алга китеш күренми”, – диде ул. Шулай итеп сөйләшү үзеннән-үзе телне саклау мәсьәләләренә барып тоташты.

Глобализациягә федераль законнар да ярдәм итә

Аның фикеренчә, татар телен мәктәптә яки вузда өйрәтеп, татар телен яраттырып һәм аңа халыкны өйрәтеп бетереп булмый. “Өйдә сөйләшмәсәләр, моңа балалар бакчасыннан ук тотынмасак, мәктәптә бөтенесен бергә утыртып, татар телен өйрәтеп, әгәр өйдә русча сөйләшсәләр, ул тел югалачак. Татар икәнлекне гаиләдә сеңдерергә кирәк. Моны һәр татар гаиләсенә җиткерергә, аңлатырга кирәк, – диде спикер, шул ук вакытта рус һәм инглиз телләрен дә белүнең конкурентлыкка сәләтле булырга мөмкинлек бирүен ассызыклап. – Әгәр без шушы эшне эшләсәк, татар телен тагын берничә елга саклап калырбыз, дип ышанам”.

“Глобализация дигән әйбер барыбер үз эшен эшли. Аңарга ярдәм итүчеләр дә бик күп. Федераль үзәк законнар кабул итә. Менә “РФдә мәгариф турында” яңа закон буенча, тугызынчы сыйныфка кадәр ничек телисең шулай укыйсың, программалар да кертелгән, ә 10-11 сыйныфларда рус теленә күчәсең дә, Бердәм дәүләт имтиханын да шул телдә тапшырасың. Бала, бик кызыксынып, җанын-тәнен биреп, татар телендә укый-укый да, чыгарылыш сыйныфларда рус телендә генә белем ала. Бу безнең өчен бик авыр. Без моны федераль үзәккә аңлатып бетерә алмадык. Моңа кагылышлы тәкъдимнәребезне үткәрә алмадык, депутатлар каршы тавыш бирде”, – дип аңлатып үтте Татарстан парламенты башлыгы соңгы вакыйгаларны.

Финляндиядә яшәүче татарлар: “Өйдә без гел татарча гына сөйләшәбез, ниндидер проблема күрмибез, Татарстанда да шулай булсын”

“Ләкин үз гаиләбездә туган телне (бу татар теле генә дигән сүз түгел бит әле, мукшы, удмурт, чуваш теле дә бар) сөйләшү дәрәҗәсендә саклап кала алсак, татар теле республикада дәүләт теле дә булып тора (без аны шулай итеп тә яклап, саклап калырга омтылабыз), минемчә, татар теле бүген, иртәгә бетә торган тел түгел. Өмет бар, чөнки татарлар туган телләрендә сөйләшә, шулай итеп, татар телен саклап кала.

Чит илләрдә яшәүче татарлар татар телен саклап калган, алар татар телен яхшырак белә. Әнә фин татарлары фин телен дә өйрәнгән, инглизчә дә, татарча да сөйләшә. Алар татар телен ныграк бәяли, аның кыйммәтен ныграк сизә. Ә бездә һәм башка өлкәләрдә: “Татар телен ипилек-тозлык белсәк, шул җиткән”, – дип фикер йөртәләр. Бу яңалык түгел: телеңне югалтсаң, шуның белән татарлыгыңны да, милләтеңне дә җуясың. Шуңа күрә бу бик четерекле мәсьәлә. Финнәр саклап калган бит әнә. Аларда аерым программалар да юк, әгәр ул татар икән, балаларга татар телен өйрәтү бурычы куела. Алар монда килеп, татар кызларын, татар егетләрен димләп алып китәләр.

Алар белән әле Мәскәүдә очраштым, без Финляндиядә яшибез, диләр. Өйдә без гел татарча гына сөйләшәбез, ниндидер проблема күрмибез, Татарстанда да шулай булсын, диләр. Алар беренче эш итеп татар телен латинга күчерүне куялар, рус телен, кириллицаны белмиләр. Алар өчен менә бу кирәк. Ә Төмәндә, башка төбәкләрдә яшәүче татарларыбыз: “Зинһар өчен латиницага күчермәгез. Кириллицадан латинга күчсәгез, Татарстан белән элемтә өзелә, диләр. Кириллицада язылган әсәрләрне аннан соң укый алмыйбыз, дип өзгәләнәләр. Бу да проблема бит”, – дип, Фәрит Мөхәммәтшин кабат латинга кагылышлы мәсьәләгә әйләнеп кайтты.

Чыганак: “Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*