enrutat
Баш бит / Фәрит Уразаев: Татар милләте, кызганычка, җирнең кадерен белми
Фәрит Уразаев: Татар милләте, кызганычка, җирнең кадерен белми

Фәрит Уразаев: Татар милләте, кызганычка, җирнең кадерен белми

Авыл кешесенең төп байлыгы булган җир белән эшләү ысуллары турында бүген Татарстан Фәннәр академиясе бинасында сөйләштеләр. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында уздырырылган дискуссия мәйданчыкларының берсе шушы темага багышланган иде. 60 ка якын делегат авыл җиренең төп байлыкларын саклап калу, авылларны яшәтү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Авыл җирендә 4 төп байлык бар. Иң беренчесе ул – ата-бабаларның шәҗәрәсен, авыл, нәсел тарихын белү. Икенчесе һәм  өченчесе җир һәм су булса, дүртенчесе ул —  авылда яшәүче кеше. Кызганычка, татар милләте бүген, күпчелек очракта, җирдә яшәсә дә, җирнең кадерен белми. Җиргә карата мөнәсәбәт начар куелган, милли аңыбыз җуелган,  — дип борчулары белән уртаклашты Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә җир-су байлыгына мөнәсәбәт юк дәрәҗәсендә. Ходай Тәгалә нәрсә биргән, шуның белән әлегә маташабыз. Җирсез милләт булмый. Аллага шөкер, әлегә җир белән эшләүче фермерлар бар. Шуңа күрә эшмәкәрләр темасы бүген бик актуаль, ди Фәрит Уразаев.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече крестьян-фермерлык хуҗалыкларның аграр секторны үстерүгә керткән өлеше турында сөйләп узды.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле авыл хуҗалыгы җирләренең бер өлеше тиешенчә кулланылмавы турында әйтте. Ул андый җирләр турында хәбәр итү кирәк, мондый җир өч ел дәвамында тиешенчә файдаланылмаган очракта, министрлык судка мөрәҗәгать итә, ди. Бүгенге көндә 30 меңгә якын гектар җир кулланылышта түгел дигән мәгълүмат китерелде.

Фәрит Уразаев бүген Россиядә 132 миллион гектар сөрү җирләренең 41 миллионы сөрелми, чәчелми дигән аяныч мәгълүмат китерде. Аның сүзләренчә, шушы 132 миллион гектар җирнең 80% ы 90 елларда халыкка пай җирләре итеп таратылган, әмма аларның бик азы 3,3% ы гына межевать ителгән. Илдә кимендә, 40% җир шәхси кулларда булырга тиешлеге әйтелде.

Авыл җирендә эшләү бүген иң авыры, җир кадере беткән чор. Авыл — ул сәламәт ризык, ул чишмәләр, ул демография. Мин уйлыйм, киләчәктә иң кыйммәтле җирләр авыл җирендә булачак, — дигән өмет белдерде Фәрит Уразаев.

Чиста су мәсьәләсе дә дискуссия мәйданчыгында зур кызыксыну уяткан темаларның берсе булды. Бүгенге көндә кулланышта булган суның сыйфаты турында Николай Круглов чыгыш ясады. Ул Россиядә судагы кеше организмына зыян сала торган матдәләр нормасы башка илләрдәгегә караганда бермә-бер артык булуына борчуын җиткерде. Иделдә дә, Камада да суның бүгенге көндә сыйфаты гаять начар булуы билгеләнде. Моның нәтиҗәсендә онкологик авыруларның артуы күзәтелә, диде ул. Иртәме-соңмы фермерлар алдында да су чистарту корылмалары булдыру темасы килеп басачагы әйтелде.

Авыл тарихын язу мәсьәләсе дә авылны саклауда мөһим роль уйный, билгеле. Бүгенге көндә авылның мәчете юк икән, ул мескенрәк санала, авыл тарихы язылмаган икән, ул шушы мәчетсез авыл халәтендә, дип щйтелде дискуссия мщйданчыгы эше барышында да. Татарстан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте башлыгы Альберт Борһанов татар авылларын өйрәнү буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Ул үзенең авыл тарихы буенча 60ка якын китап авторы булуы турында әйтте. Аның сүзләренчә, бүген татар халкы төбәк тарихын белергә тели, үз авыл тарихын өйрәнүчеләр саны арта бара.

Авыл булса, милләт була. Авылны саклау өчен аның тарихы язылырга тиеш. Ул авылның паспорты кебек, нигез булып тора, — ди Альберт Борһанов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*