tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фестивальнең Гала-концерты яңа исемнәрне ачты
Фестивальнең Гала-концерты яңа исемнәрне ачты

Фестивальнең Гала-концерты яңа исемнәрне ачты

Өч ел элек Уфада Башкортстан татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе башлангычы белән “Ике аккош” музыка һәм җыр фестивале булдырылды. Ул пар аккошлардай соклангыч ике шәхескә −башкорт һәм татар эстрадасы җыр­чысы, РСФСРның атказанган, Башкортстан­ның һәм Татарстанның халык артисты, Татар­станның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева (1920-2010) һәм күренекле аккордеончы, композитор, РСФСР­ның атказанган, Башкорт­станның халык артисты Бәхти Гайсин (1930-1991) иҗатына багышланды.

Фестивальнең сайлап алу туры төбәкләрдә уза. Фәридә Кудаше­ваның туган ягында — Чишмә районында җырчылар көч сынаша, ә Бәхти Гайсинны дөньяга биргән Авыргазы районында халык уен коралларында уйнаучылар ярыша. Җиңүчеләр Уфада Гала-концертта чыгыш ясый.

Быел “Ике аккош” республика бәй­гесенеңӊ Гала-концерты Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленең концерт залында үтте. Кичәне Башкортстанның атказанган артисты Эльмира Саматова һәм шагыйрь Нурлан Ганиев алып бардылар. Алар бәйгенең икенче турында алтмышка якын кеше катнашуын әйтте, оештыручыларга — республика татар­ларының Милли-мәдәни автономиясенә, Мәдәният министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, Башкортстан халыклары ассамблея­сенә, Авыргазы һәм Чишмә районнары хакимиятләренә рәхмәт белдерде. Конкурсантларны һәм тамашачыларны шатлыклы вакыйга белән котлап, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова, конкурсныңӊ кураторы Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов чыгыш ясадылар.

Йомабикә Сәләхетдин кызы Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсинның һәммәбез өчен ихлас ярат­кан һәм ихтирам иткән шәхесләр булуын, аларның моңы һәм иҗаты дуслаштыру миссиясен үтәүне билгеләде. Парламент рәисе Константин Толкачев исеменнән сәламләү сүзләрен укып ишеттерде.

Чара Фәридә Кудашеваныңӊ халыкчан иҗатын һәм кабатланмас моңын, виртуоз музыкант, оста аккомпаниатор Бәхти Гайсин иҗат иткән әсәрләрне халык күңелендә саклау максатыннан оештырыла.

Айдар Гани улы, тәбрикләү сүзләре белән беррәттән, киләчәктә фестивальгә зуррак игътибар таләп ителүен ассызыклады.

Рәсми өлештән соң җиңүчеләр чыгыш ясады, иң осталарның исемнәре аталды.

Икенче турда алтмышка якын кеше катнашкан. Чишмә районында үткән җыр бәйгесендә Рәзидә Әхмәтова (Балтач районы) — беренче, Айнур Шәйхәйдәров (Бүздәк районы) белән Айгөл Сәгыйтова (Учалы районы) — икенче урын алды, өченче урынны Филюс Вәлиев (Бүздәк районы), Марат Әнвәров (Авыргазы районы), Зөлфирә Сөнәгәтуллина (Стәрлетамак шә­һәре) бүлеш­теләр.

Авыргазы районында узган конкурста — уен коралларында уйнаучылар ярышында Илгиз Насыйров (Авыргазы районы) — беренче, Фәвәрис Габидуллин (Уфа шәһәре) — икенче, Фәрит Яхшыгулов (Кырмыскалы районы) өченче урынга лаек булды. Учалы районыннан Айгөл Сәгыйтова җыр буенча икенче урынны алса, гармунда уйнап беренчелекне яулады.
Коллектив чыгышлар арасында беренче урынны Бәхти Гайсинның якташлары — Авыргазы ра­й­оны тальянчылары алды. Икенче һәм өченче урынга Бижбүләк районы баянчылары һәм Бүздәк районы гармунчылары лаек булды.

Концертта узган елдагы конкурсның җиңү­челәре — лауреат исемен алучы Фән Миңнегулов, Гран-при иясе Эльвир Халиков, танылган җырчылар Айдар Галимов, Вахит Хызыров, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чыгыш ясады. Шулай ук Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, “Алант” халык ансамбленең дәртле биюләре дә чарага ямь өстәде.

Айгөл Юлъякшина
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*