enrutat
Баш бит / Фәүзия Бәйрәмова: Шаукыммы, әллә соңгы шансмы?
Фәүзия Бәйрәмова: Шаукыммы, әллә соңгы шансмы?

Фәүзия Бәйрәмова: Шаукыммы, әллә соңгы шансмы?

Соңгы вакытларда татар дөньясына яңа сүз үтеп керде – стратегия. Югарыдан әйтелгән бу сүз әкренләп түбәнгә дә төшә башлады, моның нәрсә икәнен аңлап бетмәсәләр дә, хакимият тә хәрәкәткә килде, халык та кыймылдап алды. Милләтне саклап калу өчен стратегия кабул итәргә кирәк икән! Кимендә ярты гасырлык! Татарстан Президенты шундый әмер биргән, стратегия дигәннәре быел 30 августта кабул ителеп, аны Татарстан Дәүләт Шурасы, Миңнеханов үзе дә раслыйсы икән. Матбугатта стратегиянең эскиз-эчтәлеге пәйда булды, ул татар турында, милләткә багышланган иде. Инде аның буенча очрашулар Татарстанда бара, алга таба аны бөтен Россия буенча татарлар җыелып тикшерәчәк икән. Әмма стратегия тирәсендә бу кайнашуларга шикләнебрәк караучылар да бар, халык җавап таба алмый – нәрсә бу – чираттагы кампанейщина-шаукыммы, әллә инде милләт өчен соңгы мөмкинлек, соңгы шансмы?

Стратегия – хәрби термин, ул дәүләткә яки милләткә куркыныч туганда, аны саклап калу ниятеннән булдырыла һәм тормышка ашырыла. Гадәттә, мондый мөһим документлар кискен сәяси борылышлар вакытында, инкыйлаблар заманында кабул ителә. Бу вакыйгалар татар башыннан да үтте, стратегия дип аталмаса да, шул рәвешле документлар кабул ителде. Моннан йөз ел элек, 1918 елның башында татар халкының Милләт Мәҗлесе Уфада Идел-Урал дәүләте төзү турында карар кабул итте. Аны шул елның 1 мартында Казанда корылтайда халыкка игълан итәргә тиеш булалар, әмма 28 февраль төнендә большевиклар корылтай җитәкчеләрен кулга алалар, монда үзебезнең татар коммунистлары да зур тырышлык күрсәтә. Шулай итеп, татарларның Идел-Урал дәүләте төзелмичә кала.

Инде узган гасырның туксанынчы елларында, СССР таралып, Россия юллар чатында калганда, татарлар тагы бер тапкыр үз дәүләтчелекләрен торгызырга омтылыш ясыйлар. 1990 елның 30 августында Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә, 1992 елның 21 мартында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында референдум уздырыла, шул елның 6 ноябрендә республиканың яңа Конституциясе кабул ителә. Болар барысы да татар милли хәрәкәтенең тәэсире һәм халык басымы астында эшләнә. Милли хәрәкәт исә үзенең корылтайларында һәм аларда кабул ителгән карарларда турыдан-туры дәүләт бәйсезлеге мәсьәләсен куя, халыкны шул идея тирәсендә берләштерергә омтыла. Милли Мәҗлеснең 1992 елның 1-2 февралендә Казанда үткән корылтаенда Татарстанның һәм татар милләтенең бәйсезлеге турында мөһим кануннар кабул ителә, моңа ирешү юллары күрсәтелә. 1996 елның 20 гыйнварында Милли Мәҗлес сессиясендә Татар Кануны – Кануннамә кабул ителә, ул берничә тапкыр уннарча мең тираж белән бастырылып, халыкка таратыла. Әмма дөньяларның үзгәреп китүе, татар милли хәрәкәтенә каршы башланган басым, халыкның фәкыйрьләнүе, икътисадый яктан авыр хәлдә калуы Милли Мәҗлес карарларын тормышка ашыруда зур кыенлык тудыра, алар күбесе кәгазьдә генә кала.

Бу стратегия моңа кадәр кабул ителгән милли карарлардан нәрсәсе белән аерыла соң, аңа нәрсә җитми? Һәм ул ни сәбәпле нәкъ менә хәзер мәйданга чыкты? Башта шушы сорауларга җавап бирергә тырышыйк, соңгысыннан башлыйк. Татар стратегиясен мәктәпләрдә милли телләрне укытуны киметүгә, иреклегә калдыруга җавап итеп караучылар да бар, әмма бу өлешчә генә дөрес. Безнең уебызча, татар стратегиясе ул Мәскәүдә кабул ителгән Россия дәүләтенең милли стратегиясенә җавап, ягъни, үз-үзеңне яклау (самозащита) чарасы. Чөнки Россия стратегиясендә милли телләргә генә түгел, милли республикаларга да урын каралмаган, аларны урыс өлкәләре белән кушып, эреләндерү һәм юкка чыгару көтә. Ягъни, татарның кәгазьдә генә булса да бәйсез булган, өтәләнгән һәм таланган дәүләтчелеген дә юкка чыгу көтә. Менә шундый Татарстансыз, ягъни, дәүләтсез шартларда милләтне ничек саклап калырга? Бу стратегия шуңа җавап бирергә, милләтне шуңа әзерләргә һәм берләштерергә тиеш иде, юкка гына анда “мобилизовать”, “адаптироваться” дигән сүзләр язылмаган бит! Әмма, кызганычка каршы, татар стратегиясендә Татарстанның субъект буларак юкка чыгу куркынычы турында әйтелмәгән, җәяләр ачылмаган, милләткә дөресе җиткерелмәгән. Ул гына да түгел, бу стратегиядә татарның дәүләтчелеген саклап калу, аны торгызу турында да берни юк. Милләтнең йөз ел эчендә кабул иткән карарларында дәүләтчелек мәсьәләсе беренче урында тора иде. Татар стратегиясендә гомумән сәясәт юк, хәтта федерализмны саклап калу турында да сүз юк! Шунысын да онытмыйк – халыкара нормалар буенча без әле һаман колония статусында, ягъни, яулап алынган милләт, димәк, алга таба деколонизация мәсьәләсен күтәрергә дә әзер булып торырга кирәк. Шуны онытмыйк – бер түгел кырык стратегия кабул итсәң дә, үз дәүләтең булмаганда аны тормышка ашырырга ирек бирмәячәкләр, моның ачы мисалы күз алдыбызда, тарихта!

Татар стратегиясендә дин мәсьәләсе дә юк дәрәҗәсендә, ә бит гасырлар буе милләтебезне саклап калуда төп сәбәпче ислам дине булган! Безнең стратегиябез Коръән булган! Бигрәк тә 1552 елдан соң, татар үз бәйсез дәүләтчелеген, ханнарын, гаскәрен, җирләрен югалтканнан соң, милләтнең төп таянычы Аллаһ булган! Хәзер “Милләтне җыр-моң, театр саклап калган”, дип әйтергә яраталар, әмма егерменче гасырга хәтле татар халкы авыз күтәреп җырлап йөрмәгән, сәхнә-тамашаның да ни икәнен белмәгән, әмма иң авыр чакларда да исән калган! Моның сәбәбе – милләтнең Аллаһ кушканча яшәве, югары әхлагы, гаять тырышлыгы һәм мәгърифәтле булуы. Соңгы йөз ел татар милләтенең иманын суырды, кыйбласыз итте, адаштырды һәм саташтырды. Милләт Аллаһны әйләнеп үтеп бәхетле һәм бәйсез булырга тели, әмма мондый хәл беркайчан да булмаячак! Шуңа күрә, стратегиядә дә төп урынны татар халкын исламча яшәү рәвешенә чакыру алып торырга тиеш. “Бездә бит әле праваслау керәшен татарлары да бар”, дип, алар белән сәүдә итүне дә туктатырга вакыт, чөнки керәшеннәр ачыктан-ачык татарлыктан, исламнан баш тарталар, алар милләтнең нибары 0, 0001 процентын алып торалар, ә мөселман-татарлар – 99,99 процент! Әмма ислам динен мәчеттә тәсбих тартып утыруга гына кайтарып калдырырга ярамый, югары әхлак, гаделлек һәм мәрхәмәт, гайрәт һәм тәвәккәллек милләтнең яшәү рәвешенә әйләнергә тиеш. Элек шулай булган, милләт шушы асыл сыйфатлары сәбәпле исән калган.

Милләтне югары күтәргән ике канатның берсе – дин булса, икенчесе – милли мәгариф. Татарлар – укымышлы, китаплы, галим халык, һәм бу гыйлемне аларга гасырлар буе мәктәп-мәдрәсәләр бирде. Милләтне үз телендә укый-язарга татар мәктәпләре өйрәтте. Һәм балалар бакчаларыннан алып – югары уку йортларына кадәр тулы милли мәгариф системасы булганда гына без язма телебезне, мең еллык әдәбиятыбызны һәм мәдәниятебезне саклап кала алачакбыз, чөнки боларны бары тик милли мәктәп кенә бирә ала. Татар мәктәпләрендә, элеккеге кебек, чит тел буларак гарәп һәм төрек телләрен укыту да дөрес булачак, бөтен язма мирасыбызның гарәп әлифбасында булуын да онытмыйк! Бөтендөнья мирасына һәм тормышына кушылып китү өчен безгә барыбер киләчәктә латин әлифбасына күчү турында да уйларга кирәк булачак, моны да стратегиядә чагылдырырга кирәк.

Стратегиядә җыр-биюгә, күңел ачуга, тамашаларга күп урын бирелгән, шул ук вакытта татар тарихына, милли каһарманнарыбызга игътибар юк дәрәҗәсендә. Бары тик үз дөрес тарихын белгән, аның белән горурланган, милләтнең азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарын онытмаган татар кешесе генә аның киләчәге өчен кайгыртачак, үз нәселен дә милли һәм дини рухта тәрбияләчәк. Әмма милли каһарманлыкны Икенче Бөтендөнья сугышы һәм бу ил өчен үлгәннәр белән генә чикләргә ярамый, ә бәлки милләтебезнең азатлыгы өчен көрәшкән һәм корбан булган татарлар турында күбрәк язарга һәм сөйләргә кирәк. Казан һәм Себер өчен шәһит киткән Күчем хан-Кол Шәриф-Сөембикәләр һәм яугирләребез турында, гасырларга сузылган милли азатлык сугышында корбан булган имамнарыбыз һәм милләттәшләребез турында, Сәет батыр һәм Батыршалар, аталы-уллы-оныклы Теләкәй-Күчем батыр-Акай батыр- Габдуллалар турында, чукынмаган өчен тереләй утларда яндырылган, бозлы суларга батырып үтерелгән, Себер сөрелгән, әмма иманын бирмәгән халкыбыз турында, милләтнең азатлык авазы булган Гаяз Исхакый-Садрый Максуди-Габдрәшит Ибраһим-Йосыф Акчура-Муса Бигиев-Һади Атласилар турында, шәхес культы елларында атылган һәм асылган меңнәрчә муллаларыбыз, йөзләгән галимнәребез, зыялыларыбыз турында бар дөньяга аңлатырга кирәк. Без – көрәшче милләт, азатлыгыбыз өчен чиксез корбаннар биргән милләт, һәм безнең кабат бәйсез булырга да, бәхетле булырга да хакыбыз бар!

Милләтебезне харап итеп килгән, эчтән җимергән тагы бер яман күренеш турында әйтергә кирәк, ул – катнаш никахлар. Татарстанда бу сан 40-50 процент булса, Урал аръягында, Себердә — 80-90 процент. Һәм бу катнаш никахлар, нигездә, урыслар белән, һәм андый гаиләләрдә туган балалар да ана теле итеп урыс телен сайлый, нәтиҗәдә, бу нәсел берничә буында урыс милләте составына күчә. Шул рәвешле без милләтнең яртысын югалттык, суга салдык инде, калган яртысы да ни телне, ни динне белми. Без кемнәр белән татарны саклап калырга җыенабыз соң? Һәм бу кешеләргә татарлык кирәкме? Безне, татарларны, бу илдә ике юл көтә — я без урыс милләте составына күчеп, физик яктан сакланып калабыз, әмма татарлыгыбызны һәм динебезне югалтабыз, я без, катнаш никахларны милләткә хыянәт, дип игълан итеп, татарлыгыбыз һәм динебез өчен ахыргача көрәшәбез. Әмма бу көрәш аңлату юллары аша, гаиләләр корылганчы алып барылырга тиеш, ата-аналар, матбугат, мәдәният чаралары шушы максатка хезмәт итәргә тиеш.

Стратегия хәтле стратегия язып та, алда көтелгән геополитик үзгәрешләрне искә алмасак, без милләтне күзләре бәйләнгән килеш олы юлга чыгарып җибәргән булабыз. Ә геополитик хәлләр шулайрак – Көнчыгыштан – Кытай, Көнбатыштан Европа Рәсәй өстенә килә, алда зур сугышлардан башлап, дөньяны яңадан бүлгәләү кебек хәлләр дә булырга мөмкин. Шул чагында безнең, татарларның урыны кайда булыр? Татар халкы тагы кемнәргәдер туп ите булып, шул гарасатта һәлак булырмы, юкка чыгармы, яки союзникларны дөрес сайлап, үз юлы буенча китәрме? Үз тирәсенә үзе кебек бәхетсез халыкларны – чуваш-башкортларны, мари-удмуртларны, мордва-эрзяләрне туплап, Алтын Урдага тиң Идел-Урал конфедерациясен булдырырмы? Европага кушылырмы, чин чирүе астында калырмы, урыс белән бергә кочаклашып, атом упкынына очармы? Милләт өчен стратегия хәтле стратегия язганда, менә шушыларны да күздә тотарга кирәк.

Инде соңгы сорауга да җавап бирик – татарлар, милләт буларак, кайда сакланып калырга мөмкин? Моңа тарих җавап бирә — Идел-Уралда. Кайда заманында безнең бөек дәүләтләребез һәм иманлы халкыбыз булган, кайда мең ел элек ислам дине кабул ителгән, кайда мең еллык әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез туган, кайда әле бүген дә милли һәм дини рух яши, язучылар һәм тарихчылар туа, мәчет-мәдрәсәләр эшләп тора, дин галимнәре һәм догачылар бар, кайда татарча китаплар языла һәм аларны укый белүчеләр бар – милләт шунда сакланып калачак, ин ша Аллаһ! Һәм бөтен көчне бүген Идел-Уралга бирергә кирәк, телебезне, динебезне, җиребезне, ирегебезне шунда сакларга һәм бәйсез дәүләтебезне дә шунда торгызырга кирәк булачак. Татарның яшәү стратегиясе дә менә шушы булырга тиеш – дәүләтчелегебезне торгызу һәм иманга кайту, шул чагында безгә Аллаһы Тәгалә ярдәмче булыр, ин ша Аллаһ!

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе
2019 ел, 22 гыйнвар.

Один комментарий

  1. Фәннур

    Татар-конгресс сәхифәсенең башка төрле яки тәнкыйди фикергә дә урын бирүе ихтирамга лаек.

Фикер калдырырга Фәннур Отмена

Обязательные поля отмечены *

*