tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
“Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

“Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

Әтнә районы Иске Җогып авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Нурмөхәмәтовка “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

Әлеге олы бүләкне аңа район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов үзе тапшырды. 94 яшендә булса да, Габделхәй абый бүгенге көндә дә төз, матур. Сөбханалла, күзләр тимәсен. Районыбыз башлыгы да аңа соклануын белдерде.
Габделхәй абый 1942 елны 18 яшендә сугышка алына. Ижевск урманында өйрәнүләр узганнан соң, аны фронтка җибәрәләр. Сугыштан ул, 1947 елда гына туган якларына кайта. Һәм Чембулат авылында 8 классны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Габделхәй абый колхозда бухгалтер булып эшли башлый. 30 ел бухгалтер, 15 ел складчы булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. Бүгенге көндә улы Әхмәт белән килене Гадилә, 4 баласы, 9 оныгы, 14 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә гомер кичерә ул. Тормыш иптәшенең вафатына да 14 еллап гомер узган инде. 53 ел гомер иткән тормыш иптәшен әле дә сагынып искә ала ул.

http://atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*