tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филармониядә Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концерт узачак
Филармониядә Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концерт узачак

Филармониядә Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концерт узачак

15 гыйнварда, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында РФ Атказанган, ТР Халык артисты Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концерт булачак. Ул бик бай программалы һәм үзенчәлекле булырга ошый.

Әлфия Авзалова – татар эстрадасы легендасы, ул татар музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга гаять зур өлеш кертте. 15 яшьлек кызчык Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы итеп чакырыла. Матур һәм сирәк тавышлы Әлфия Авзалова тиздән ансамбльнең төп башлап җырлаучыларыннан берсенә әверелә. Ундүрт телдә дөнья халыклары җырларын башкарган үз концерт программасы – Авзалова иҗатының иң югары ноктасы була.

Җырчыны котларга татар эстрадасының популяр җырчылары, музыкантлар киләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*