tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Филармониядә Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт
Филармониядә Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт

Филармониядә Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт

2016 елның 15 февралендә 18.30 да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт була.

Татар филармониясе өчен әлеге концерт  инде традицион. Ул  2002 елдан бирле һәрдаим 15 февральдә уздырыла һәм тамашачылар арасында  популярлык казанган.

Быел 15 февральдә узачак концертка Илһам ага Шакировның  һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалованың  килүе дә көтелә.

Концертта катнашалар: Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкатъ Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов, Рүзил Гатин, Халыкара конкурслар лауреатлары Ришат Төхфәтуллин, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*