tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндия һәм түбән Новгород татарлары белән узган онлайн-конференция бай эчтәлекле булды
Финляндия һәм түбән Новгород татарлары белән узган онлайн-конференция бай эчтәлекле булды

Финляндия һәм түбән Новгород татарлары белән узган онлайн-конференция бай эчтәлекле булды

Финляндиядә яшәүче мөселман мишәр-татарларның күп өлеше Нижгар өлкәсе Актук авылыннан килеп төпләнгән булган. Алар арасында Актукта имам һәм укытучы булып хезмәт иткән Абдулваһап хәзрәт Хайретдиновның нәсел әгъзалары да булган һәм алар бүгенге көндә дә биредә яшиләр.

Күптән түгел, 24 октябрь көнне Абдулваһап хәзрәтнең тууына 150 ел тулу уңаеннан һәм Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче мишәр-татар халкының тарихын, дини һәм мәдәни мирасын яхшырак аңлау максаты белән күренекле дин, мәдәният, тарих, җәмгыять эшлеклеләре катнашында онлайн-конференция узды.  Аны Финляндиядәге татар-мөселман җәмгыяте Россия мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә оештырды.

Традиция буларак, чара Коръән аятен укудан башланды, аны Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Зарипов укыды. Аннары катнашучыларга сәлам сүзе белән Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул дини факторның милли үзаңны, үзенчәлекне, телне һәм мәдәниятне үстерүдә мөһим йогынтысын билгеләп үтте. Шулай ук ул Абдулваһап хәзрәтнең Суоми җирендә төпләнгән татарларның рухи тормышын булдыруга керткән өлешен билгеләп үтте. Рухи лидерыбыз ассызыклаганча, дини компонентның милләтне саклаудагы мөһимлеген ул әле 1989 елда Финляндиягә беренче тапкыр килеп, биредә яшәүче татарлар белән аралашудан аңлаган. “Бүгенге заманда да диннең роле дини, рухи бәяләр татарларның милли көнкүрешендә алыштыргысыз һәм моны дөрес бәяләр өчен Финляндиянең татар мәхәлләсеннән үрнәк алырга кирәк”, – диде шәех Равил хәзрәт Гайнетдин.

Финляндия ислам җәмгыяте рәисе Гөлтен Бәдретдин дә катнашучыларны җылы сәламләде.

Татар халкының мишәр субэтносы үсеше турында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов сөйләде. Нижгар татарлары арасында исламның үсешенә Хөсәен Фәезхановның керткән мөһим ролен да билгеләп үтте ул.

Суоми илендәге бүгенге татар мәхәлләсенең күренекле вәкиле Акиф Али үзенең чыгышында Абдулваһап хәзрәтнең шәҗәрәсенә тукталып, тулы доклад ясады. Хәзрәт һәрвакыт Финляндиядә яшәүче туганнары белән аралашып торган, җае чыкканда бара да булган, авыр елларда Актук авылы  мөселманнарына Финляндиядә яшәүче якташ-милләттәшләре белән хәйрия ярдәме дә оештырган. Кызганычка каршы, Абдулваһап хәзрәтнең гомере фаҗигале өзелгән – ул репрессияләр вакытында кулга алынып, Финляндия шпионы дигән яла тагылып 1937 елда Горький шәһәрендә атып үтерелә.

Шулай ук Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фаттахов Абдулваһап хәзрәт һәм аның улы, танылгын җырчы Рәшит Ваһаповның тәкъдирләре турында чыгыш ясады. Түбән Новгород өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров сәламнәрен гөләмәләр шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Беюсов тапшырды. Үз чыгышында ул Мөтер авылы имамы Мәгсум хәзрәт Шәрипҗанов язмышы турында сөйләде. Мәгсум хәзрәт тә репрессия фаҗигалары аша үткән, Соловецк төрмәләрендә утырырга туры килгән. Тарих фәннәре кандидаты Ислам хәзрәт Зарипов мишәр-татар авылларында җәдитчелек тарихын аңлатты. Төбәк өйрәнүче Руслан Камаевның да чыгышы Абдулваһап хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсе турында булды. Хәзрәтнең тамырлары авылга нигез салучы Актук бабайга барып тоташуын сөйләде. Конференция катнашучыларына Түбән Новгород татар мөхтәрияте рәисе уынбасары Зилә ханым Әхмәдуллина да үз сәламнарын юллады.

Гомумиән бар чыгышлар да кызыклы, тирән эчтәлекле булды, барысы да Абдулваһап Хайретдиновның татар халкының горурлыгы булганын ассызыкладылар. Аның мирасы – дини-агарту, тәрбия эшләре генә түгел, ә улы, татар халкының бөек шәхесе Рәшит Ваһаповның иҗаты да.

Рамил БЕЛЯЕВ,
Финляндиядәге татар-мөселман җәмгыятенең имамы,
онлайн-конференциянең модератор,
фәлсәфә фәннәре докторы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*