tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндия татарлары республика бәйсезлегенең 100 еллыгын билгеләп үтә
Финляндия татарлары республика бәйсезлегенең 100 еллыгын билгеләп үтә

Финляндия татарлары республика бәйсезлегенең 100 еллыгын билгеләп үтә

Совет-фин сугышында Финляндия ягында сугышып һәлак булган татарлар истәлегенә Финляндиядә яшәүче милләттәшләр мөселман зиратына чәчәкләр китерде.

Финляндиянең татар мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али милләттәшләрен республика бәйсезлегенең 100 еллыгы белән тәбрик итте. Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Финляндиядә Россиядән аерылып, мөстәкыйльлек алуның истәлекле датасын билгеләп үтәләр.

Бүгенге көндә Финляндиядә меңгә якын татар кешесе яши. Алар Хельсенки, Тампере, Турку, Котка, Раума, Васса, Ярвенпяа шәһәрләрендә көн күрә. Бу илгә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сергач төбәге сәүдәгәр татарлары 1870-1920 елларда килеп төпләнгән. Татарлар 1939-1940 һәм 1941-1944 елларда Финляндия ягында совет-фин сугышында катнашкан, ун татарның гомере яу кырында өзелгән.

Финляндия өчен гомерләрен биргән татарларны искә алу өчен, Атик Али җитәкчелегендәге татар мөселман җәмгыяте вәкилләре Хельсинкиның Хиетаниеми зиратында җыелды. Бу зиратта сугышларда һәлак булган солдатлар җирләнгән. Мөселман зираты да биредә урнашкан. Анда татар солдатларына истәлек ташы куелган.Атик Али чыгыш ясап, милләттәшләрен Финляндия бәйсезлеге көне белән тәбрик итте, ил тарихында тирән эз калдырган, илнең мөстәкыйльлеге, азатлыгы, тынычлыгы өчен һәлак булган татарларның истәлеген мәңге сакларга өндәде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*