tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндиядә эшлекле очрашулар
Финляндиядә эшлекле очрашулар

Финляндиядә эшлекле очрашулар

Бүген, 27 ноябрьдә Хельсинкига эш сәфәре белән килгән Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең сәүдә вәкиллеге бинасында Финляндиядәге РФ дипломатлары белән очрашты.

РФ нең Финляндиядәге илчелегенең беренче секретаре, Россиянең фән һәм мәдәният үзәге җитәкчесе Сергей Малышев, РФ сәүдә вәкиле вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Сергей Синельников белән әңгәмәдә Татарстанның Финляндия белән сәүдә, мәдәни багланышларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Соңыннан Васил Шәйхразиев Россия Федерациясенең Финляндиядәге илчесе Павел Кузнецов белән очрашып күреште.

Очрашуларда Татарстанның Финляндиядәге вәкиле Альбина Рәхимуллина да катнашты.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*