tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндиядә милли татар балалар бакчасы эшли
Финляндиядә милли татар балалар бакчасы эшли

Финляндиядә милли татар балалар бакчасы эшли

Бу хакта Финляндиянең “Исламия” татар мәдәни-дини үзәге җитәкчесе Гөлтан Бәдретдин Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә яздырылган видеоәңгәмә барышында хәбәр итте.

Бүгенге көндә Финляндиядә 700 гә якын татар яши. Гөлтан Бәдретдин хәбәр итүенчә, Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә туучы балалар саны арта бара. Татар гаиләләрен арттыру, балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү максатында, биредә “Исламия” җәмгыяте каршында балалар бакчасы эшләп килә. Хәзергә анда 10 бала йөри. Шулай ук Хельсинки шәһәрендә җәй көне балалар өчен милли лагерь оештырылган. Биредә балалар бары тик татар телендә генә сөйләшеп, милләтебезнең гореф-гадәтләрен өйрәнгән.

  • Гөлтан Бәдретдин агымдагы елда Финляндиянең “Исламия” татар мәдәни-дини үзәге җитәкчесе итеп сайланган иде. Ул 1925 елда оешкан “Исламия” җәмгыяте тарихында беренче хатын-кыз җитәкче.

 

Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә Финляндиядә яшәүче татарларның тормышына багышланган видеоязма әзерләнә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*