tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фирганә Сабан туе Үзбәкстан Республикасы бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган
Фирганә Сабан туе Үзбәкстан Республикасы бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган

Фирганә Сабан туе Үзбәкстан Республикасы бәйсезлегенең 28 еллыгына багышланган

Быел Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә Сабан туе Үзбәкстан Республикасы бәйсезлегенә 28 ел тулуга багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 майда Үзәк мәдәният һәм ял паркында бәйрәмдә Фирганә өлкәсе хакиме урынбасары Ж.М. Хатамов һәм Фирганә өлкәсенең татар милли мәдәни үзәге рәисе Р.У.Тугушев чыгыш ясаган. Традиция буенча бәйрәмне 4нче номерлы музыка мәктәбе ансамбле чыгышы ачкан.

“Татар халкының бу иң якты һәм үзенчәлекле бәйрәмен өлкә татар мәдәни үзәге активистлары ел саен үткәрә. Бәйрәм мәйданына бу көнне төрле яшьтәге һәм милләттәге йөзләрчә Фирганә халкы һәм шәһәр кунаклары килде”, диелә бу хәбәрдә.
Бәйрәмдә «Кубәләгем» татар җыры ансамбле, «Йолдызчык» балалар клубы, «Шатлык» яшьләр бию коллективы, шулай ук милли мәдәният үзәкләре, мәдәният йортлары һәм музыка мәктәпләре артистлары, иҗади һәм үзешчән коллективлар катнашкан. Cабан туенда Равил Тугушев, Элина Арден, Линара Искәндәрова, Таһир Абдулхәеров, Владмир Плешков һ.б. чыгыш ясаган.

Бәйрәмдә традицион татар җырлары һәм бию бәйгеләре, спорт ярышлары булган, батырлар көрәштә бил алышкан.
Бәйрәмне Фирганә өлкә татар милли мәдәни үзәге өлкә һәм шәһәр хакимиятләре һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә оештырган. Бәйрәм татар дискотекасы белән тәмамланган. Фирганә Сабан туенда барлыгы 500дән артык кеше катнашкан.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*