tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флора Вафина: “Күңелем тулы моң – тыңлагыз…”
Флора Вафина: “Күңелем тулы моң – тыңлагыз…”

Флора Вафина: “Күңелем тулы моң – тыңлагыз…”

Афиша.(исправленная)Ел саен танылган җырчы Флора Вафина туган көнендә үзе генә чыгыш ясаган концерт бирә.

Быел 28 гыйнварда шундый концертларның егерме икенчесе узачак. Мәскәүнең Пушкин музееның концерт залына ьыелган тамашачыларга Флюра үзе язган романсларны башкарачак. “Күңелем тулы моң, үзем сизмәстән соңгы вакыт романсларга мөрәҗәгать итә башладым. Тыңлаучыларга да ул кызыклы булыр дип уйлыйм”, – дип сөйләде автор-башкаручы Бөтендөнья татар конгрессы сайтына.

Белешмә: Флюра Вафина (сәхнә исеме – Флора Вафина) Магнитогорскида күп балалы гаиләдә туып үскән. Әти-әнисе кулак дип репрессияләнеп Татарстаннан Магнитка төзелешенә сөрелгән гаиләләрдән. Флюра балачактан музыкага тартыла, мәктәп хорында җырлый. Башта техник белем алып, сәнгатьтән ерак өлкәдә эшли башласа да, музыкага тартыллу үзенекен итә, Флюра Магнитогорски консерваториясен тәмамлый, соңыннан Мәскәүдә мәдәният өлкәсендәге менеджмент буенча да югары белем ала. Иҗади юлының башынңа ук Флора Вафина үзе язган җырларны башлый. Бүгенге көндә аның 300 ләп үзе язган җыры бар. Аның иҗатында лирик кичерешләр һәм патриотик хисләр бергә үрелеп бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*