tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флорида Сабантуе гөрләп үтте
Флорида Сабантуе гөрләп үтте

Флорида Сабантуе гөрләп үтте

Сабан туебыз матур итеп, гөрләп узып китте. Бу милли бәйрәмне уткәрудә һәрвакыттагыча күп көч куелды. Бик зур рәхмәтебезне әйтәсе килә ерак юлларны якын итеп килгән, оста итеп алып баручыбыз Илмир Әхмәтҗәновка. Сабантуйны үткәрүдә катнашучы кызларыбыз: Эльвира Басыйрова, Гөлшат Якупова, Гөлнара Гәрәева, Ирвена Зыялтдинова, Гөлназ Тимерова, Резеда Мойта, Диләрә Галиева, Винера Маннапова, Гөлназ Нуриева, Гөлфия Исәнгулова һәм Инна Тихомирова; егетләребез Артур Юнысов, Айрат Закиров, Рафил Якуповларга; “Шалкан” әкияте куйган балаларга һэм аларның ата-аналарына; видеоязма төшереп йөрүче Чикагодан килгән егетебез Булат Фатыйхов һәм аның егетләр командасына; барлык читтән һәм якын тирәләрдән килгән кунакларның барысына да Флорида Татарлары җәмгыяте исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Без сезнең ихлас күңелдән тырышуыгызны тоеп яшибез һэм бик рәхмәтлебез. Әлбәттә, сездән төрле яклап ярдәм алу безне сөендереп кенә калмас, һичшиксез безгә алга таба тагын да яхшырак дәвам иту очен зур этәргеч булыр.

Римма Мингазова тексты һәм фотолар Фейсбук челтәреннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*