tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флёра Тарханова: «Әле эшлисе эшләрем күп, аларны башкармыйча, беркая да китмим…»
Флёра Тарханова: «Әле эшлисе эшләрем күп, аларны башкармыйча, беркая да китмим…»

Флёра Тарханова: «Әле эшлисе эшләрем күп, аларны башкармыйча, беркая да китмим…»

Озакка сузылган авырудан соң, бүген төнлә күренекле шагыйрә һәм тәржемәче Флера Габдрахман кызы Тарханованың йөрәге тибүдән туктады. Аның узган ел “Шәһри Казан” да дөнья күргән соңгы интервьюсын сезгә тәкъдим итәбез.

Шау чәчәкле язларда дөньяга аваз салгангамы, үзендә гомер буе шул язларның матурлыгын саклап калган ул. Әйтерсең бүген дә яшьлек иленнән китмәгән. Шагыйрә, язучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флёра Тарханова шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен каршылый. Шул уңайдан без аны кунакка чакырдык.

– Флёра ханым, шагыйрьләр, язучылар, гадәттә, яшьтән каләм тибрәтә башлый. Сез әдәбият мәйданына соңрак килсәгез дә, шактый уңышларга ирешкәнсез, 26 китабыгыз дөнья күргән.
– Шуңа өстәп, 80 җыр иҗат ителде. Кайберләренең көйләрен дә үзем яздым. Мин балачактан ук җөмләләрне рифмалаштырып сөйләшергә яраттым. Шигырьләр мәктәптә, педучилищеда укыганда, «Радиоприбор» заводында инженер-конструктор булып эшләгәндә язылды. Язган шигырьләрем, хикәяләрем, публицистик язмаларым «Татарстан хәбәрләре», «Шәһри Казан» газеталарында эшли башлагач кына дөнья күрде. Шигырь язу безнең гаилә өчен ят нәрсә түгел. Әни дә, әби дә шигырьләр язган. Әтинең бертуган Нурулла исемле абыйсы пьесалар язып, авыл яшьләре белән бергә уйнаган. Хәтта күренекле нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыповны да беренче мәртәбә ул сәхнәгә менгергән.

– Үзегезнең дә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Өч каурый» әкиятегез куелганын беләбез. Балалар өчен бик матур шигырьләр җыентыгыгыз басылып чыкты. Нәниләр өчен язарга нәрсә этәрде?
– Әле дә хәтеремдә: бала чакта әти безгә әкиятләр сөйләргә яратты. Шул әкиятләрне минем хәзерге заман балаларына да җиткерәсем килде. «Өч каурый әкияте» – шигъри формада.

– Сезнең шигырьләр хатын-кызлар гына тоя, кичерә торган кайнар хисләр белән язылган. Әйтерсең аларга үзегезнең кичерешләр салынган.
– Ул хисләрне язучы яисә шагыйрь үз йөрәге аша кичермәсә, мәхәббәт лирикасын язып булмый торгандыр. Сөю хисе кайнар булганда гына матур шигырьләр туарга мөмкин.

– Милли хисләр белән сугарылган шигырьләрегезне дә очрашуларда, кичәләрдә укырга яратасыз.
– Татар халкы, тел һәм милли моңнар турында язган шигырьләрем шактый. Күптән түгел генә татарлар турында гимн язасым килде. Һәм без аны композитор Резеда Ахиярова белән иҗат иттек. Ул гимн юбилеема багышланган иҗат кичәмдә башкарылачак.

– Сезнең китапларыгыз ни өчендер китап киштәләрендә күренми.
– Әйе, үземә шалтыратып та ул хакта сорыйлар. Аларның сатылып бетүенә куанам гына. Җәй айларында күп кенә шигырьләр тупланган җыентыгым чыгарга тиеш.

– Министрлар Кабинеты аппаратында тәрҗемәче булып эшләдегез. Ул хезмәт тә теләсә кемнең кулыннан килми. Гомумән, тәрҗемә ничек җәлеп итте үзегезне?
– Бала чакта ук татар җырларын русчага тәрҗемә итеп җырлап йөри торган гадәтем бар иде. Педучилище тәмамлап, Кыргызстанның Ош шәһәренә киткәч, рус мәктәбендә – математика, үзбәк мәктәбендә рус теле укытырга туры килде. Шунда әкиятләр, хикәяләр тәрҗемә итә башладым. Аннары тәрҗемә белән университетта укыганда шөгыльләндем. Кандидатлык диссертациям дә тәрҗемәгә багышланган иде. Шуннан бирле тәрҗемә эшеннән аерылганым юк. Казакъ язучысы Рахимжан Отарбаевның Чыңгыз ханның күз яше китабын тәрҗемә итеп, Казанда бастырганнан соң, китапханәләргә таратылды. Китапны бик ошаттылар. Казакъстанга аны тәкъдим итү кичәсенә чакырып зурладылар да әле.

– Соңгы вакыттагы тәрҗемәләрегезнең берсе узган ел Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабы булды. Аның турында матбугат битләрендә шактый гына бәхәсләр дә барды. Сез алар белән килештегезме?
– Тәнкыйть фикерләрен мин кабул итмәдем. Тәнкыйть чынбарлыкка туры килмәде. Әле әсәрне тәрҗемә иткәндә, автор белән килештереп, аның кайбер урыннарын үзгәртергә туры килде. Шуңа күрә ул авторлаштырылган тәрҗемә дип атала. Ике ай эчендә 512 битлек әсәрне тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Өч-дүрт ай дигәндә, басылып та чыкты, сатылып та бетте ул. Димәк, әсәр укучыларны кызыксындырган.

– Аны быел Уфада Гафури исемендәге башкорт драма театры куярга җыенуын ничек кабул иттегез?
– Әгәр рус варианты белән куйсалар, ул дөрес булмаска мөмкин. Төзәтелгәнен сәхнәләштерергә кирәк. Ул хакта Гүзәл Яхинага да әйттем. Аннары әсәр режиссерның ничек куюына да бәйле.

– Сез үзегез дә сәнгать яратучы кеше. Оста итеп җырлыйсыз, биисез. Сәхнә кешесе булсагыз да, уңышларга ирешкән булыр идегез. Туганнарыгыз арасында сәнгатьне үз иткән кешеләр дә бар.
– Безгә сәнгатьне яратып үсми мөмкин түгел иде. Чөнки әни бик матур җырлады, әти байтак уен коралында уйнады, мәктәптә кызларны – мандолинада, ә малайларны баянда уйнарга өйрәтте. Училищеда фортепьянога өйрәттеләр. Мәктәп елларында кино артисты буласым килгән иде. Әмма тора-бара артист һөнәренә мөнәсәбәтем үзгәрде. Безнең гаиләдәге тугыз баладан алты ир-егетнең һәркайсы баянда уйный. Җыр-музыка һәрберебезгә якын. Энем Илдусның минем сүзләргә үзе язган бик матур көйләре дә бар.

– Бөтен яктан да килгән кешедән «Нигә ялгыз калдыгыз?» дип сораучылар да бардыр…
– Андыйларга: «Үземә тиң кешене очратмаганга», – дип җавап бирәм. Күңелемә ятмаган кешегә кияүгә чыгу турында уйламадым да. Олыгаеп барсам да, әле гыйшык тотып йөрүчеләр бар.

– Гомер агышлары куркытамы?
– Юк, куркытмый. Әле эшлисе эшләрем күп. Аларны башкармыйча, беркая да китмим. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын, көч-дәрманны, бәхет-шатлыкны өстәп кенә торсын иде.

Люция Хәбибуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*