tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фольклор – тәрбияче
Фольклор – тәрбияче

Фольклор – тәрбияче

“Татар халык авыз иҗаты – халкыбызның милли рухи байлыгы ул. Төмән өлкәсендә яшәүче татар халкының авыз иҗаты да үзенең кабатланмас милли үзенчәлекләре белән аерылып тора. Яшәү рәвешенең табигать белән бик тыгыз бәйләнгән булып, аучылык, сунарчылык, балык тоту кебек кәсепләрнең төп яшәү чыганагы булуы да фольклор әсәрләренең үзенчәлекле булуын китереп чыгара”, – дип яза өлкәбезнең күренекле шәхесе, ветеран укытучы Люция Хәбибуллина үзенең “Туган як әдәбияты” китабында. Тагын да фольклорның яшь буында үз тарихыңа, үз халкыңа карата хөрмәт, тарихта зур эз калдырган шәхесләрне олылау кебек хисләр тәрбияли дип тә билгеләп китә ул.

Өлкәдә илдә беренчеләрдән булып үткәрелә башлаган халык авыз иҗатын саклаучылар фестивале быел инде сигезенче тапкыр катнашучыларның сыйфатлы чыгышлары белән куандырды. Соңгы елларда заманча яшәү борынгыдан килгән үзенчәлекле гореф-гадәтләрне, ырымнарны, әйтемнәрне, такмакларны, йолаларны югалу дәрәҗәсенә җиткерде. Күбесе хәзерге яшүсмерләр өчен ят күренеш. Аларны эзләү, табу, барлау, яңарту соңгы елларда модага әйләнде, дисәм дә ялгышмам. Моңы әлеге фестиваль сәбәпче булды. Өлкәннәребезнең күңел төпкелләрендә сакланып калган хәзинәне сәхнәгә алып чыгарлык дәрәҗәгә җиткерү дә зур хезмәт сорый әле. Ә инде иң-иңнәре илкүләм “Түгәрәк уен” фольклор бәйрәменә юллама ала. Аларның чыгышлары видеотасмаларга язылып, тарихи саклауга куела, фәнни тикшеренүләргә материал була.

Өлкәбездә әлеге фестивальнең авторы һәм проектны әйдәп баручы өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова ел саен тырыш, эзләнүчән коллективларга ярдәм кулын суза, киңәшләрен бирә. Аның идеясе белән фестиваль ел саен төбәгебездәге фольклорны саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә багышлана. Быелгы VIII себер татар халкы җәүһәрләрен барлау, халыкка таныту чарасы “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда үтте. Ул Ямбайда себер татарлары музеен булдырган һәм беренче татар фольклор ансамблен төзегән Венера Әдият кызы Биктимирова истәлегенә багышланды. Мактаулы кунаклар арасында аның ике улы да бар иде. Алар ярдәме белән әзерләнгән фильмны алып баручы – Төмән районы хакимияте мәдәният идарәсенең әйдәп баручы белгече Гөлфия Бикмуллинаның Венера апаның тормыш юлы, эшчәнлеген яктырткан эчтәлекле чыгышы белән үрелеп барды.

Аннары Гөлфия Нариман кызы кадерле кунаклар һәм жюри әгъзалары белән таныштырды. Жюриның председателе – россиякүләм “Түгәрәк уен” проекты авторы һәм җитәкчесе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова ел саен әле

Ниһаять, сәхнәдә бәйрәмебез геройлары күренә ге чарага килеп, үзенең ихтирамын, фестивальнең дәрәҗәсе зурлыгын күрсәтә.. Беренче булып чыгыш ясау мөмкинлеге Түбән Тәүде районынының Киндерле авылы үзешчәннәренең “Киндерле кичләре” фольклор-этнографик коллективына (җитәкчесе Ф.Краморова) бирелә. Аларның “Уракта” тамашасын караганда өлкәнрәкләр яшьлекләрен искә алсалар, урта буын әти-әниләрен күз алдына китергәндер. Хәзер инде бу эшләрне, йолаларны сәхнәдән генә күрә алабыз. Киндерлеләрне ел саен әйтем, ырым, такмакларга бай композицияләре белән игътибарны җәлеп итә торган шул ук районның Тарман авылыннан “Саз” фольклор вокал һәм фольклор-этнографик ансамбльләре (Е.Әхмәтҗанова, Ә.Миннебаев), Ялутор районының Аслана “Тамаша” (И.Бакиев), дөньяга танылган “Шытыр-шатыр” (Г.Габдуллин, Төмән, Шыкча) фольклор-этнографик коллективының төрле яшьтәге төркемнәре алыштырдылар. Бәйрәмне “Илһам” (Г.Шәмсетдинова, Тубыл), “Веселинки” (М.Яценович, Ялутор, Аслана) хореографик төркемнәре, “Умай” (Ә.Миннебаев, Төмән) вокал-инструменталь ансамбле, бәет-мөнәҗәтләре белән югары урыннар яулаган Фатыйма Ибраһимова (Яркәү,Бурбар), Сәйникамал Әлмөхәммәтова (Вагай, Тугыз), Илүсә Габдуллина һәм Миләүшә Багежанова (Г.Габдуллин, Төмән, Шыкча) чыгышлары бизәде. Быел беренче генә өлкә фестивалендә катнашу дәрәҗәсенә ирешкән “Пышны” ансамбленең хатын-кыз биючеләре (Ф.Бабшанова), “Хәзинә” (Т.Назметдинова, Җ.Касыймов) фольклор-этнографик коллективы, Регина Мостафина (Е.Пешехонова, Яркәү) да сынатмадылар. Эльвира Кәримованың (Төмән) “Инандым Аллага” бәетенә моңланып, халык иҗатының байлыгына, шундый гади, ләкин мәгънәле әйтем, табышмакларына, гадәтләренә сокланып, төйдереп биюләренә дәртләнеп утырдык.

Фестиваль саен үзенчәлекле темалар тапкан төркемнәр куйган тырышлык әйтеп бетергесез, алар бөртекләп җыйган байлык югалмасын иде.

Жюри бәя куйган арада зал тулы тамашачыга иң матур җырларын Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова бүләк итте.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*