tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фольклор үзәге татар милли киеме бәйгесендә катнашырга чакыра
Фольклор үзәге татар милли киеме бәйгесендә катнашырга чакыра

Фольклор үзәге татар милли киеме бәйгесендә катнашырга чакыра

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге татар милли киеме бәйгесе игълан итте.

Милли кием бәйгесе Фольклор үзәгенең «Сабан туе» курслары кысаларында үткәрелә.

Бәйгенең шартлары буенча, катнашырга теләүче заманча милли образда фоторәсемгә төшәргә һәм милли кием/орнамент белән бәйле хатирәләре белән уртаклашырга тиеш.

Җиңүче 30 июль көнне билгеле булачак. Биш җиңүчегә чигүле букча, изү, милли чүәкләр, калфак һәм яулык вәгъдә ителгән.

Бәйгене оештыручылар милли кием тарихи хәтер генә булып калмасын, милли киемне модага кертик, дигән максат куеп эшлиләр.

  • Online Сабантуй курслары 8 — 18 июнь көннәрендә үткәрелә.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*