enrutat
Баш бит / Форум илһамландырырга тиеш
Форум илһамландырырга тиеш

Форум илһамландырырга тиеш

Агымдагы елның 1-5 август көннәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумга Россиянең 60 төбәгеннән, 30 илдән һәм Татарстан районнарыннан 1000гә якын делегат киләчәк. Газетабызның бүгенге кунагы – форумның рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Тәбрис Мөдәрис улы ЯРУЛЛИН.

Тәбрис, ике форум арасында татар яшьләре тормышында үзгәреш булдымы?

– Дөнья шулай корылган, үзгәреш булмый тормый, аеруча яшьләр оешмалары арасында. Алар бик тиз җитәкчеләрен алмаштыра, юнәлешләрен үзгәртә, тиз сүнә, тиз яналар… Бу ике ел эчендә дә кайбер җирдә яңа лидерлар барлыкка килде, элеккеге хәрәкәтләр сүнде, кайберләре, киресенчә, дәртләнеп эшләп китте – яңа яшьләр оешмалары барлыкка килде. Татарстанның үзендә дә яшьләрнең активлыгы үсте дип әйтер идем. Мин аны нәрсәгәдер бәйли алмыйм: ничектер кешеләре барлыкка килә дә, эше дә гөрләп күтәрелеп китә.

Без үзебез моңарчы якыннан торып шәһәр мәдәнияте, Казан белән эшләдек. Шәһәр мәдәниятен булдыру – миссияләребезнең берсе иде. Соңгы вакытта татар яшьләре белән эшләүче берләшмәләр күбәйде Казанда. Рәсми һәм рәсми булганы – бөтенесе бергә алар хәзер егерме өчәү. Монда тел клубларыннан алып, көрәшчеләрнекенә кадәр бар. Бу – шәһәрдә татар мәдәнияте барлыкка килгән дигән сүз. Димәк, без миссиябезне үтәгәнбез.

Бу оешмалар бер-берсе белән аралашамы яисә алар берсенә берсе конкурентмы?

– Конкурент булганнары да бар. Ләкин монда бизнестагы кебек катгый көндәшлек юк. Киресенчә, бергәләп эшлибез. Күп чараларны шушы ике ел эчендә бергә уздырдык.

Ул чараларның кайсысын төп чарага әйләнде дип уйлыйсың?

– Яңалары барлыкка килмәде. «Печән базары» һәм «Мин татарча сөйләшәм» ныгыды. «Татарча диктант» зур көч алды. Быел ул «Мин татарча сөйләшәм» белән «Печән базары» акцияләре белән бер рәткә басыр, Алла боерса. Без аны башка төбәкләр, чит илләр белән бергә үткәрәбез. Гомумән әйткәндә, бу ике ел эчендә игътибарны структурага юнәлттек. Бөтен яшьләр оешмаларын, яшь лидерларны барладык. Алар булмаган урыннарда олылар оешмалары каршында шундый бер җаваплы кешене билгеләп куйдык та, һәрдаим аралашып тордык.

Без хәзер округлар буенча бүленеп эшлибез, чөнки алар холыклары ягыннан бер-берсенә якын. Мәсәлән, Себердәге оешмалар Уралдагы оешмалар белән бер-берсенә якын. Интернетта үзара сөйләшә торган чатлар да бар. Чаралар алдыннан шунда, әйдәгез, моны бергә эшлибез дип, аралашып, фикерләшеп тордык. Бу инде соңгы бер елның үзенчәлеге.

Чит илләрдәге яшьләр белән Европа татар яшьләре форумын оештырдык. Дүрт ел оештырылмый торган иде ул. Беренче тапкыр былтыр без аны Берлинда үткәрдек. Һәм шундый фикергә килдек: чит илдәге яшьләр оешмаларының бездәге кебек ресурслары юк. Алар төрле илләрдә, төрле шәһәрләрдә яшиләр, үз тормышларын җайлап кына киләләр. Шуңа күрә уйладык та, актив, милләт дип җан атучы яшьләрне вәкил итеп билгеләргә дигән фикергә килдек. Төрле оешмаларда, төрле чараларда Татарстан, татарлар турында сөйләгәндә аларга вәкаләтләр бирергә дигән фикергә тукталдык. Шуны истә тотып, аерым проект та әзерләдек һәм аны яшьләр форумы вакытында тәкъдим итәчәкбез. Ул «Татарстанның яшь илчеләре» дип атала. Яшь илче булучылар безнең фикерне чит илләрдә башкаларга дөрес җиткерсәләр, Татарстанны танытачаклар. Бу уңышлы проект булыр дип көтәбез.

Шушы ике ел дәвамында Татарстан районнары белән яхшырак эшли башладык. Арчада «Казан арты» форумы оештырдык. Аны киләчәктә дә дәвам итәсебез килә. Гомумән, зур шәһәрләрдә Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Казанның үзендә татар яшьләре активлашты.

«Акыл фабрика»сы үз юнәлешен таптымы?

– Әйе, тапты. Бер елны уздырылган «Акыл фабрика»сы икенче елныкына ошамый. Дөресрәге, күпкә аерылып тора. Беренчесендә, теманы ала идек тә, бер структура буенча башта дөньяда нинди трендлар бар, шуларны сөйли идек. Кайсы юнәлешкә алынсаң да, ниндидер проектларны тормышка ашырган кешеләр бар инде алар. Алар белән бергәләп нәрсәдер уйлап чыгарабыз.

Гадәттә, чит илдә кыенлыклар килеп туса, яисә ниндидер мәсьәләне чишәргә кирәк булса, менә шундый институтлар – ул аларда «Think tank» дип атала – ярдәмгә килә. Алар концепциясен төзи, идеяләрен бирә. «Акыл фабрикасы» да былтыр шундый институтка әйләнде. Мәсәлән, без «Яңа татар мәктәбе» моделен төзедек. Аны 4-5 ай дәвамында әзерләдек. Әңгәмәләр үткәреп, сорашулар уздырып, фокус-группалар җыеп, фикерләрнең барысын бергә туплап, аның концепциясен әзерләдек. Татар мәктәбе нинди юнәлеш буенча бара ала, дип аны Минтимер Шәймиевкә, Илсур Метшинга күрсәттек, җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттек.

Татар телле балалар телевидениесе ачыла дигән хәбәр чыккач, аның буенча да «Акыл фабрикасы» уздырдык, яшь ата-аналарның фикерен тупладык. Балалар телевидениесенең контенты нинди булырга тиешлеген өйрәнеп, рейтинглар төзедек.

Аннары югары белемне туган телдә бирүче «Ачык университет» концепциясен – милләтнең бер хыялы! – тәкъдим иттек. Ул курслар уздыра, квалификацияне күтәрә торган ачык университет булырга тиеш. Соңгы елда «Акыл фабрикасы» яшьләр фикеренә нигезләнгән шундый бер акыллы мәйданчыкка әверелде.

Ә «Акыл фабрикасы»ның төп җитәкчесе кем?

– Аның аерым бер җитәкчесе юк дисәк тә була. Һәркем үз тематикасын алып бара. Айрат Фәйзрахмановның, мәсәлән, төп эше мәгариф өлкәсе белән бәйле. «Бистә» проекты соңгы вакытта бик нык үсте. Менә әле Татар бистәсендә ике иске йортны үз кулларыбыз белән буйыйбыз. «Том Сойер фест»  –Самарадан чыккан фестиваль, аңа без дә  кушылды. Башта ул йортларның хуҗалары белән сөйләштек. Икесе дә Татар бистәсенең матур гына агач йортлары.

Бистә буенча бик күп экскурсияләр оештырдык. Татар бистәсе белән генә чикләнмәдек, Җиләкле бистәне дә алдык быел, Яңа татар бистәсен дә, Бишбалтаны да. «Бистә сәгате» оештырдык. Киләчәктә «Бистә көне» үткәрергә исәп. Конгресс «Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены» уздырганда анда катнашучыларга яшьләрнең төбәкне өйрәнүгә кешеләрне ничек медиа аша җәлеп итәргә теләүләрен аңлаттык. Ул шундый универсаль технология. Без бөтен нәрсәне заманчалаштырырга тырышабыз.

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар яшьләре форумына кергән ничә оешма бар?

– Без 130га якын оешма белән эшлибез. Алар – йә мөстәкыйль эшли торган оешма, йә олыларның канат астында эшли торган бүлек, йә менә шушы юнәлешкә җаваплы бер кеше.

Яшьләрнең активлыгы арттымы һәм ул нәрсәдә күренә?

– Оешмалар саны артты, ә активлыгы артты микән, әйтә алмыйм. Төрлечәдер. Ул үзгәреп тора: йә төшә, йә беркилеш тора, йә тагын күтәрелеп китә… Яшьләрне кузгатып җибәрү өчен менә шундый форумнар кирәк тә инде. Алар форумнан илһамланып, яңа идеяләр алып китәләр. Гадәттә, форумнан соң активлык кинәт үсеп китә.

Татар яшьләре арасында күренеп торган лидерлар бармы?

– Минем аерым лидерларны түгел, оешмаларны атыйсым килә. Уфада, мәсәлән, «Ихлас» мәчете каршындагы яшьләр белән якыннан эшлибез. Удмуртиядәге «Иман» оешмасын, Германиядәге – «Аргамак»ны, Саратовтагы «Сарытау» яшьләр оешмасын атар идем. Казакъстандагы яшьләр оешмасының һәр шәһәрдә диярлек үзләренең вәкиле бар: көчле структуралы тере оешма дип әйтә алам алар турында. Финляндия белән элемтәбез нык, Хельсинки яшьләре белән даими аралашып торабыз. Үзбәкстаннан Казанга укырга килгән яшьләр безгә күбрәк мөрәҗәгать итә башлады. Мәсәлән, «Том Сойер фест»ның кураторы Үзбәкстаннан, Ташкенттан килгән япь-яшь егет. Беренче курста укый, исеме Якуп. Яшь кенә булса да, көн саен 8-10 волонтер җыеп, йортларны буяуны оештыра. Алтайда, мәсәлән, Артем бар. Без аның аша андагы яшьләр белән аралашып, гел видеоконференция оештырып торабыз. Үзебезнең арадагы актив яшьләрне дә әйтмичә булдыра алмыйм. Мәсәлән, Туфан Имаметдинов белән Нурбәк Батулла, Нуриевлар. Бер төркем бу иҗатчылар үзләрен «Әлифчеләр» дип атый. Алар быел «Алтын битлек» тә алды. «Калеб»челәрдән Гүзәл Сәгыйтова, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуарларны әйтер идем. Алар гел төрле чаралар оештыралар, гел эзләнүдә. Ә Рәдиф Кашапов берүзе бер оешма кадәр эш башкара. Атнасына 2-3 татарча чара уздыра.

Тәбрис, туган тел мәсьәләсе татар яшьләрен борчыймы? Аларга кирәкме туган тел?

– Мин кирәк дип уйлыйм. Һәрхәлдә, безнең арадагы яшьләргә кирәк. Көз көне булган хәлләр, мәктәп системасы, милли мәгариф белән бәйле мәсьәләләр яшьләребезне бик борчыды. Хәзер дә борчый. Чөнки безнең арада яшь гаиләләр бик күп. Аларга балаларын туган телдә тәрбияләргә болай да бик авыр – урамда татарча мохит юк диярлек бит.

Форумда бу тема күтәреләчәкме?

– Әлбәттә. Аны ничек читләтеп узасың?! Форумның төп темасы – киләчәк. Киләчәктә без кайсы юл белән барырга тиеш? Безне нинди хыяллар берләштерә? Шулар турында сөйләшәчәкбез. Гадәттә, татар темасын үткән заман белән бәйлиләр: «Элек болай булган, шундый йолалар булган, аларны сакларга кирәк», диләр. Әйе, кирәк. Мин кирәкми димим. Ләкин без, беренче чиратта, киләчәк турында уйларга тиешбез.

Быел форумның резолюциясе урынына «2050 елга киләчәкне күзаллау» дигән документ әзерлибез. Дискуссия мәйданчыклары аңа тәкъдимнәр кертәчәк. Әйтик, 2050 нче елдагы милли әдәбиятны күз алдына китерсәк, әдәбиятта нинди үрләргә менә алабыз? Минемчә, дөньяда иң укыла торган 100 китап арасында икесе татарныкы булса, бу инде безнең өчен зур үр булачак. Милләтне дә беләчәкләр, безнең тел, мәдәният белән дә кызыксыначаклар. Моны эшләү мөмкинме 2050 елда?

Үзебездән тора...

– Әйе, үзебездән тора! Димәк, бу тормышка ашсын өчен 2020 елда, 2030 елда нәрсәләр эшләргә кирәк? Безгә менә шулар хакында сөйләшергә тиеш. Кешеләргә позитив киләчәк кирәк. Ул аны күзалларга, бу эш белән шөгыльләнүнең мәгънәсен күрергә тиеш. Шуны яшьләргә аңлатып бирергә телибез.

Без бөтен делегацияләргә кураторлар билгеләдек. Бер ай алдан алар белән элемтәгә чыгып, программаның һәрбер пунктын бергә әзерләдек. Алар форумга тыңлаучы буларак кына килми, үзләрен, эшләрен күрсәтергә, фикер-тәкъдимнәрен җиткерергә дип тә килә. Йә күргәзмәдә үзен күрсәтергә, йә проектлар сессиясендә, йә дискуссион мәйданчыкларда, йә пленар утырышта.

Кызың яки улың өйдә русча гына сөйләшә дип күз алдына китерә аласыңмы?

– Булырга мөмкин. Мин хәтта инглизчә сөйләшүләрен дә күз алдына китерә алам. Без аларга берничә тел бирәбез. Башка гаиләләргә дә шуны киңәш итәр идем. Берничә тел белгәч, ул татар теленнән беркайчан да кимсенмәячәк. Безнекеләр, минемчә, татар телен онытмаячак. Ризаетдин белән 5 яшькә кадәр гел татарча сөйләштек. Ул татарча бик әйбәт белә. ә. Хәятнең дә теле татарча ачылды. Бездә өйдә русча сөйләшергә ярамый дигән кагыйдә бар.

Син үзең бу форумнан нәрсә көтәсең?

– Мин яшьләрнең без бергә уйлап чыгарган, хыялланып күз алдына китергән киләчәккә «әйдәгез, бергә барабыз» дигәннәрен көтәм. Аларның шикләреннән арынып, «без булдырабыз» диюенә өметләнәм.

Әңгәмәдәш – Гөлназ ШӘЙХИ

«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы, июль, 2018 ел

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*