tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” семинар-укуы кысаларында лекцияләр узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
“Яңа заман шартларында татар журналистикасы” семинар-укуы кысаларында лекцияләр узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

“Яңа заман шартларында татар журналистикасы” семинар-укуы кысаларында лекцияләр узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары бүген “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” семинар-укуы кысаларында лекцияләр тыңлады. 50гә якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан оештырылган чарада катнаша.

Россия регионнарында яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма һәм электрон матбугат вәкилләре, радио һәм телевидениедә эшләүче журналистлар эш программасы кысаларында бүген өч темага лекция тыңлады. Лекция алдыннан Казанга җыелган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.

“Яңалыкны ничек җиткерергә. Социаль челтәрләр белән эшләү принциплары” турында “Татар-информ” республика мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева сөйләде.

“Яңа заман шартларында басма матбугатны әзерләү”  темасына “Шәһри Казан” газетасы мисалында “Шәһри Казан” газетасы һәм “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова чыгыш ясады.

“Заманча конвергент редакция булдыру” темасына лекцияне Башкортстанның “Кызыл таң” газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов укыды.

Төбәкләрдән килгән журналистлар лекцияләрне зур кызыксыну белән тыңлады, аларның һәркайсы лекторларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*