tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Франкфурт-на-Майне – Казан. Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк
Франкфурт-на-Майне – Казан. Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк

Франкфурт-на-Майне – Казан. Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк

Бүген Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан арасында туры рейс эшли башлады. Шул уңайдан чит илләрдәге милләттәшләребез бүген 19 сәгать 20 минутта әлеге рейс белән Казанга киләчәкләр. Бельгия, Франция, Германия һәм Нидерландтан Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк. 17-20 июнь көннәрендә алар өчен Казан шәһәре буйлап экскурсияләр һәм башка мәдәни программалар каралган. Кунаклар Казан кирмәне, Кол Шәриф мәчете, Казанның 1000 еллык музее, Татарстан Республикасының Милли музеена белән танышачаклар. Шулай ук программада Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына да сәфәр каралган.

Искәртеп узабыз: Бүген Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан арасында туры рейс эшли башлады. “Аэрофлот” компаниясенең самолеты 9:45 тә беренче рейска очып китте. Әлеге рейс самолетлары атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак. Франкфурттан рейс 14:20 кузгалып 19:20дә Казанда төшә торган була.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*