tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Футбол җанатарлары Түбән Новгород түрәләренә сабак биргән
Футбол җанатарлары Түбән Новгород  түрәләренә сабак биргән

Футбол җанатарлары Түбән Новгород түрәләренә сабак биргән

Дөнья чемпионатына килгән туристлар һәм җанатарлар  халыкның кунакчыллыгына шакката. Казан буйлап йөрүче туристлар шәһәрнең матурлыгы, кешеләрнең мәдәни һәм кунакчыл булуы турында әйттеләр. Татарның ашлары, сүзләре татлы, зиһене гыйлем белән тулган. Хәтта кайберәүләрнең Татарстанда яшәргә калу теләге дә туган. Дөньякүләм зур бәйрәм булгач, кунаклар күп, алар җитешмәгән урыннарга да үтеп керәләр. Түбән Новгород шәһәрендәге бер мәзәк хәлне футбол җанатарлары бөтен дөньяга тараткан. Бу шәһәрдә шундый сатирик гореф гадәткә кергән. Урам асфальтында чокыр табылса, шаян егетләр шул чокырга тошеп фотога төшәләр һәм бу мәзәкне интернетка кертеп куялар.

Хорватия футбол  командасы  Аргентина фуболчыларын 3:0 хисабы белән җиңгәч, шатлыктан  аларның түбәләре күккә тигән. Алар хәтта Түбән Новгород урамындагы асфальт тишегенә төшеп тә фотога төшкәннәр. Түбән Новгородта яшәүче Юрий Попов  бу рәсемне иң беренче булып интернетка чыгаргач, миллионнарча кеше бу сәер йоладан кызык тапканнар. Шәһәрнең яман атын чыгармас өчен, Түбән Новгород түрәләр тиз генә асфальт чокырын төзәттереп тә куйганнар.  Шәһәрдә яшәүчеләр моның өчен җанатарларга рәхмәт әйткән. Шунсыз тиз генә ремонт күрмәс иде бу урам, диләр алар.

Хәзер Хорватия җанатарларының бәхетле чырайлары  Омскида яр буендагы плиткалар югалуы,  Уфадагы ремонтланмаган күпер, твиттер ярдәмендә дан алган Новосибирски асфальты чокыры сурәтләренә дә куелган.  Бу виртуаль тамаша шул кадәр кызык булып күренгән ки, хәтта матчта Хорватиядән җиңелгән Аргентина җанатарлары да шул ук чокырда фотога төшкәннәр.  Түбән Новгород шәһәр хакимияте күз ачып йомганчы асфальтны ямап куйсын өчен менә дигән сәбәп булган бу.

Казан шәһәре түрәләре кунакларны  андый “чокырларларга” төшермәскә  тырышалар. Ахыры ничек булыр…

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*