tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үзенчәлекле вакыйга көтелә
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үзенчәлекле вакыйга көтелә

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үзенчәлекле вакыйга көтелә

5 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үзенчәлекле вакыйга көтелә – театрның Зур сәхнәсендә театр тарихында беренче мәртәбә “Зәңгәр шәл” спектаклендә узешчән артистлар уйнаячак.

Хәзерге вакытта театрда “яңа” артистлар белән репетицияләр бара. Исегезгә төшерәбез, 9 октябрьдә Актерлар Йортында “Халык театры” Бөтенроссия талантлар бәйгесенә йомгак ясалды. Жюри өч җиңүчене сайлап алды:

– Айзилә Шәймөхөммәтова (КФУның журналистика бүлеге студенты)
– Рамил Хәйретдинов ( “Газпром Трансгаз” оешмасында инженер)
– Людмила Абрамова (Татар теле укытучысы).

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*