tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Камал театрының Санкт-Петербург шәһәренә зур гастрольләре
Г.Камал театрының Санкт-Петербург шәһәренә зур гастрольләре

Г.Камал театрының Санкт-Петербург шәһәренә зур гастрольләре

2016 елның 5-10 апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Санкт-Петербург шәһәрендә Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрының төп сәхнәсендә гастрольләре үтә. Бу соңгы 25 ел эчендә Россиянең мәдәни башкаласында камаллыларның беренче гастрольләре.

Зур драма театры соңгы тапкыр Казанда биш ел элек булган иде. Г.А. Товстоногов исемендәге театрының киләсе гастрольләре 2016 елның көзендә көтелә. Шулай итеп, Камал һәм Зур драма театрлары арасында алмаш гастрольләр традициясе туып килә.

110нчы юбилей сезонында Камал театры Санкт-Петербургка 6 спектакль алып бара.

Гастрольләр 5 апрельдә театрның “йөзек кашы” булган “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачыла. Әлеге спектакльгә тамашачыларның мәхәббәте сүрелми, ә пьеса инде күптән легендар статус алды. Бу пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйналып килә. Татар театры феноменын аңлау өчен – “Зәңгәр шәл” спектаклен карарга кирәк.

Гастрольләр афишасындагы башка спектакльләр:

6 апрель – 109 сезонның шаулы премьерасы режиссер Фәрит Бикчәнтәевның Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән “Хуҗа Насретдин” спектакле. Төп рольдә – Фәнис Җиһанша.

7 апрель – тамашачыларның иң яраткан спектакльләренең берсе – Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”. Әлеге музыкаль комедия инде 20 ел аншлаг белән бара. Режиссеры – Марсель Сәлимҗанов.

8 апрель – 2016 елның февралендә премьерасы булачак Ж.-Б. Мольерның «Дон Жуан» спектакле. Режиссер әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды: Дон Жуан – Радик Бариев, Сганарель — Искәндәр Хәйруллин, Эльвира — Люция Хәмитова.

9 апрель – Галиәсгар Камал пьесасы буенча «Банкрот» комедиясе. “Банкрот” Сираҗетдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. Спектакль 2014 елны, “Алтын битлек” экспертлар советы фикере буенча, Россиянең иң әйбәт спектакльләреннән тупланган лонг-биткә кертелде.

10 апрель – Илгиз Зәйниевның «Бабайлар чуагы» спектакле. Әлеге лирик комедиядә татар театрының иң данлыклы артистлары катнаша: Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган артистлары Наил Дунаев һәм Наилә Гәрәева.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*