tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры “өй туен” сентябрь аенда үткәрә
Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры “өй туен” сентябрь аенда үткәрә

Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры “өй туен” сентябрь аенда үткәрә

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының яңа бинасындагы ремонт эшләре тәмамлану алдында. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында театрның директоры Мансур Ярмиев хәбәр итте. “Төзүчеләр объектны август азагында тапшырырга ышандыра” , – диде директор.

Офицерлар йорты бинасын оператив идарә хокукында Казан Яшь тамашачылар театрына бирү турындагы ТР Премьер-министры имзалаган карар 2012 елның август аенда ук үз көченә кергән. “Тапшыру турындагы акт булса да, барлык процедуралар да тәмамланмаган иде. Бина һәм җирне теркәү өчен ел ярым вакыт китте”, – дип зарланып алды Ярмиев.

Аның сүзләренчә, 1953 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 10 еллыгына төзелгән бинада ремонт 2014 елдан бирле бара. “Архив документларын карап, без аның хәзерге филармония, элеккеге Киров исемендәге Мәдәният йорты бинасы кебек булырга тиешлеген белдек. Тик ул вакытта акча тагын җитмәде һәм без аны “Җиңү” кинотеатрына охшатып ясадык”, – диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Мансур Ярмиев сүзләренчә, бинаның параметрлары театр таләпләренә туры килмәгән, шуңа да аның гомум мәйданын 800дән 1300 кв метрга кадәр җиткерергә булганнар. Шул рәвешле янкорма пәйда булган, анда гримерка, костюм, декорация цехлары һәм администрация урнашачак. “Башта без 52 елгы түбәне калдырырга булган идек. Әмма соңрак яңадан эшләргә булдык, – диде ул. – Без яңа калай түбәнең һәр сантиметрны сү үтмәсен дип тикшерәбез, чөнки Алафузов йортында да, “Әкият” курчак театрында да һәрчак су басудан интектек.

Театрның яңа бинага өметләре зурдан. “Хәзер без Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрын нинди дә булса экскурсия маршрутына кертү турында сөйләшәбез. Без туристларга 30 минутлык спектакль күрсәтә алыр идек. Кешеләр керәчәк, татар телендә тәрҗемәле спектакль караячак – ярамыймыни?” – дип билгеләп үтте Мансур Ярмиев.

Ремонтның күпмегә төшкәне турындагы сорауга театр җитәкчесе төгәл җавап бирмәде, әмма бу максатка якынча 100 миллион сум акча бүленгәнне әйтте. Шул ук вакытта ул бу сорауның подрядчы компетенциясендә булганын өстәде.

Мансур Ярмиев сүзләренчә, ремонтның төп кыенлыгы – театрның үзенә генә хак ихтыяҗларын тәэмин итү һәм төзүчеләргә аның гади авыл клубыннан ни белән аерылуын аңлатуда. “Театр диварлары өстендә тарттырылган түшәм була алмый бит инде! 5х5ле сәхнә дә була алмый. Көлке бит бу. Өстәвенә, бездә куркынычсызлык таләпләре дә катгый: чөнки безнең тамашачылар – балалар. Алар атлап йөрми, ә йөгерә, шуңа бездә тайгак идәннәр дә була алмый. Залдагы кәнәфи һәм ишекләр дә нык һәм тавышсыз булырга тиеш”, – дип аңлатты Мансур Ярмиев.

Театр җитәкчесе сүзләренчә, ремонт барган вакытта театрның коллективы кул кушырып утырмый. Җәен артистлар курчак театры каршындагы мәйданда һәм Иске Татар бистәсендә спетакльләр күрсәткән. Ә 29, 30 һәм 32 июль көнне наркотикларга каршы көрәш буенча республика программасы кысаларында Яшь тамашачылар театры Болгарда ачык һавада өч спектакль куячак. “Без көненә 3 спектакльдә уйнарга җыенабыз: 11, 13 һәм 15 сәгатьтә”, – дип аныклап узды театр җитәкчесе һәм спектакльләрнең интерактив булачагын өстәде.

Моннан тыш, труппа һәр чәршәмбе 13.00дә Курчак театры бинасы каршында яшь тамашачыларны үз спектакльләре белән сөендерә. “Спектакльдән соң яраткан геройлар белән фотосурәткә дә төшеп була”, – диде театрның матбугат сәркатибе Ләлә Зәйнуллина.

Бу елның көзендә Яшь тамашачылар театры Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби частьлардә гастрольләр башлый. Бу башлангычны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да хупланганы әйтте агентлыкның әңгәмәдәше.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*