tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Г.Тукай урамы көне»
«Г.Тукай урамы көне»

«Г.Тукай урамы көне»

2020 елның 16-18 май көннәрендә Г. Тукай әдәби музее «Музейлар төне – 2020» дип атала торган Бөтенроссия акциясендә катнаша. 

Г. Тукай әдәби музее Халыкара музейлар көненә багышланган акциядә ел саен катнашып килә. Музейның бу акциядә бурычы – тамашачыларның ихтибарын музей тупланмаларына, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына, аның замандашларының язмышы һәм эшчәнлегенә, татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасына юнәлтү, музейның мөмкинлекләрен һәм байлыгын күрсәтү.

Г. Тукай әдәби музеендагы «Музейлар төне – 2020» дип атала торган Бөтенроссия акциясе быел, узган елдагыча, Казан шәһәренең иң борынгы урамнарының берсе булган Габдулла Тукай урамына багышлана. Әлеге урам бөек шагыйрьнең иҗаты һәм язмышы, аның дусларының һәм фикердәшләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Урамның тарихы татар халкының тарихы һәм мәдәнияты, безнең шәһәребездә фән, сәнәгать һәм транспорт үсеше белән тыгыз бәйләнгән.

Быел «Габдулла Тукай урамы көне» онлайн режимда узачак. Музейның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә һәм  сайтына https://g-tukay керүчеләр узган ел беренче тапкыр уздырылган «Габдулла Тукай урамы көне» турындагы Г. Тукай әдәби музее архивы материаллары – фотография һәм видеоязмалар белән танышачак. Шулай ук алар «Тукай урамы» виртуаль каталогын төзү буенча флешмобта катнаша ала. «Екатерининскаядан Габдулла Тукайга» интерактив альбомы битләрен карап Г.Тукай урамы тарихы белән танышырга, анда яшәгән кешеләр һәм бу урамдагы биналар белән танышырга мөмкин. Видеоэкскурсия форматында Г.Тукай урамы буйлап «Йолдызлы экскурсия» узачак.

Музей хезмәткәрләре кызыклы экспонатлар турында язмалар, гаилә белән карау өчен «Апуш белән сәяхәт» интерактив экскурсия әзерләгәннәр. Виртуаль экскурсиядә катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп бу экскурсиядә катнаша алачак. «Музейга чакыру» проекты Г. Тукай әдәби музее экспозициясе һәм музей комплекслары белән таныштыра. «Шамил йорты серләрен ача» онлайн проекты музей урнашкан бина тарихы турында мәгълүмат белән бүлешә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*