tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Кариевне искә алып…
Габдулла Кариевне искә алып…

Габдулла Кариевне искә алып…

Татарстанның Нурлат районы Күлбай Мораса авылында актер, беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе, драматург, режиссер, күренекле җәмәгать эшлеклесе Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның туган авылында әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәме үтте.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгы,Габдулла Кариев ис. Казан Татар Дәүләт Яшь Тамашачы театры, Татарстан  Республикасы  Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре  хакимияте.

Г.Кариевның бердәнбер әсәре буенча драматург, прозаик, шагыйрь Ркаил Зәйдулла язган пьеса буенча Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры куйган “Артист” спектакленнән өзек белән башланды. Кариев театры бу әсәр премьерасын Казанда 27 майда тәкъдим итәчәк.

Әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәмендә Казаннан Г.Кариев, Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге театрлар, шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Әтнә, Буа, Минзәлә театры артистлары – һәркайсы  әдәби, музыкаль номер әзерләгән иде.

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре хакимияте Равил Кузюров, ТР Мәдәният министрлыгының әйдәп баручы белгече Аида Мозаффарова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Нурлат якташлыгы рәисе Фәрит Мифтахов әдәбият һәм театр сәнгате бәйрәмен чын бәйрәм иткәннәргә рәхмәт сүзләрен әйтте. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис: «Бүген бу җирдә йөргәндә бәлки Габдулла Кариевның эзләренә басканмындыр, шуңа мин бик дулкынланам” , – диде.

Кариев театры директоры Мансур Ярмиев, Кариев туган җирдә балалар фестивале уздырырга иде, Кариев юбилееннан-юбилеена гына биредә җыелу аз, дигән фикердә.

Чыгыш ясаган театрның һәркайсына да Кариев турында «Җыен» фонды чыгарган  китап бу кичәнең истәлеге итеп бүләккә бирелде.

Әдәбият һәм театр сәнгате  бәйрәме Тукай «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

mincult.tatarstan.ru
Фото: karievteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*