tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал дуслыгы
Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал дуслыгы

Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал дуслыгы

Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 13 февральдә “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал” дип исемләнгән чара уздырыла.

Әлеге чара күренекле татар драматургы, журналист, нәшир, татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның тууына 135 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

Габдулла Тукай әдәби музее шагыйрьнең иҗатын һәм татар әдәбиятын тәфсилле өйрәтү максатыннан мәктәп укучылары өчен күптөрле чаралар тәкъдим итә: экспозиция һәм күргәзмәләр буенча экскурсияләр, музей дәресләре һ.б. Галиәсгар Камалга багышланган чираттагы чара мәктәп укучылары өчен оештырыла.

Әлеге чараның Габдулла Тукай музеенда узуы очраклы түгел. Бу ике язучы үзләре яшәгән чорда бер-берсенә гаять зур хөрмәт белән карый. 1907 елда Габдулла Тукай Казанга кайткач, Г.Камал аның иң якын дусты була. 1908 елда алар бергә “Яшен” исемле сатирик журнал чыгара. “Яшен” журналы ябылгач, 1912 ел ахырына кадәр “Ялт-Йолт” журналында бергә хезмәттәшлек итәләр.

Габдулла Тукай әдәби музеенда “Ялт-Йолт” журналының кайбер сәхифәләре саклана. Соңгы елларда Милли музей фонды Г.Камалның шәхси әйберләре белән баеды, алар арасында драматургның шәхси Коръәне аеруча кыйммәтле. Коръән форзацына Г.Камал кулы белән балаларының туган көннәре, аларга теләкләре язылган. Әтисе үлгәч бу язмаларны аның улы, актер һәм драматург Әнәс Камал дәвам итә.

Музей кунаклары милләтнең ике даһие – Г.Тукай һәм Г.Камал дуслыгы турында Г.Камал музее мөдире Луара Шакирҗанова сөйләвендә кызыклы фактлар ишетәчәк. Чарада дуслык темасы һәм ике язучының иҗаты буенча викторина-конкурс уздырылачак.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*