tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылды
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылды

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылды

26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академик опера һәм балет театрында Г.Тукай Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Тантана барышында быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде. Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Республика башлыгы тантанага җыелучыларны Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның туган көне белән тәбрикләде. “26 апрельдә Тукай туган көнне һәм Туган тел көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Бу көнне безгә бик күп кунаклар килә. Бүген без Тукай премиясен тапшырабыз һәм бу традицияне алга таба да дәвам итәрбез дип уйлыйм”, – диде ТР Президенты.

Татарстан Президенты кулыннан Тукай премиясен “Арыш тәме”китабы өчен Мәдинә Маликова, “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары”, “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” китаплары өчен Салихов Харис, “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы” өчен Шаһиева Розалина алды.

Аннары тантана республика иҗат коллективлары катнашында концерт белән дәвам итте.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*