tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай музеенда – Төп нөсхә көне, бөек шагыйрь турында хәтер яңарту чарасы була
Габдулла Тукай музеенда – Төп нөсхә көне, бөек шагыйрь турында хәтер яңарту чарасы була

Габдулла Тукай музеенда – Төп нөсхә көне, бөек шагыйрь турында хәтер яңарту чарасы була

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда, шагыйрьнең туган көненә багышланган традицион Апрель айлыгы кысаларында, иртәгә Хәтер көне үткәрелә.

11.00 сәгатьтә Яңа бистә зиратындагы Тукай каберенә чәчәкләр салу оештырыла һәм шагыйрь рухына дога кылына.

Мәгълүм булганча, моннан нәкъ 101 ел элек, бөтен татар дөньясын тетрәндереп, шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Казан шәһәренең моңарчы андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Мәдрәсәләрдә дәресләр туктатыла. Матбугатта Тукайның үлү хәбәре урнаштырыла, газета-журналлар чит илләрдән килгән кайгы телеграммаларына күмелә. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербургта чыккан «Мусульманская газета»да Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла, ә «День» газетасы Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. М. Горький инициативасы белән чыгарылган «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигыренең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Рус журналы»нда Тукай турында мәгълүмат бирелә, аның «Пар ат» шигыре инглиз теленә тәрҗемәдә басыла. Тукай турында Төркия матбугатында да күп языла.

Казан шәһәренең Клячкин хастаханәсеннән Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең соңгы көннәре һәм вафаты хакында сөйли торган кыйммәтле экспонатлар саклана. Алар: Г. Тукайны соңгы юлга озатканда төшерелгән фотолар, газета-журналларда басылган кайгынамә, төрле кыйтгалардан килгән кайгы уртаклашу телеграммалары һ.б.

12.30 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда ТР Милли музееның Гыйльми совет утырышы була. Анда музейның яңа экспозициясен төзү турында фикер алышу күздә тотыла.

14.00 сәгатьтә музейда «Ядкәрләрдә – Тукай рухы» дип исемләнгән Төп нөсхә көне үткәрелә. Шагыйрьнең ТР Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләре, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмалары, РТ Милли китапханәсендәге шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән китаплары тәкъдим ителә.

Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле бик кадерле ядкәрләр саклана. Шагыйрьнең шәхси әйберләре, аның дуслары Фатыйх Әмирхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиевкә, Гәзизә апасына һәм туганнарына язган хатлары, әдип һәм дусларының фоторәсемнәре зур кызыксыну уята.

Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның безнең көннәргә кадәр сакланып калган шәхси әйберләрен күрергә мөмкин. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары (запонки); үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге.

ТРның Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтә: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрика кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г.Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы…

ТРның Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән чакта дөнья күргән китапларын тәкъдим итә.

Төп нөсхә көнендә күренекле галимнәр, әдипләр, Милли архив һәм Милли китапханә хезмәткәрләре, студентлар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашадиелә оештыручылардан алынган хәбәрдә. Әлеге чараларны, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее оештыра.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*