tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гадәти могҗиза
Гадәти могҗиза

Гадәти могҗиза

Сигез ел элек – татарлар арасында әле яңа гына кайный башлаган чагым, татарча бер кәлимә сүз белмим – аларның кемнәр булуын күз карашларыннан, бер-берсенә карата мөгамәләләреннән аңлап алган идем. Тормыш вак-төяктән тора.

Әйтик, нәрсә ул мәхәббәт? Менә ир кеше ачык форточка турысында утыра ди, ә хатын, сораганны да көтеп тормыйча ялт кына барып тәрәзәне яба – җил тия күрмәсен! Ханым табын янына килә – әфәнде аңа урындыгын җайлап куя, киенгәндә пальтосын элгечтән алып бирә. Чәй эчәргә утырсалар, бер-берсенә мотлак иң тәмлесен калдыралар. Шулай күнегелгән, бу норма, әлеге гаиләдә башкача була алмый. Ир өйдән чыкканда – июньдә ул инде 89 яшен тутырса да, мөһим эшләр белән һаман да еш чыгып йөри – хатын аның өс-башын янә бер кат күздән кичерә: плащы берәр җирдә бөгәрләнеп калмаганмы? Шарфын яхшылап бәйләгәнме? Шушы эшләпәсен кигәнме? Кайткан җиренә төшке ашка нинди тәмле ризык пешереп куясы икән?.. Ир дә ихластан борчыла: «Хәлең ничек соң бүген? Әллә барып та йөрмимме, миннән башка да булдырырлар әле?»

Алай булмый ла, дисезме?Аллага шөкер, була икән.Дөрес, могҗиза без теләгәнчә үк адым саен очрап тормый. Вәләкин МӘХӘББӘТНЕҢ әкият кенә түгеллегенә, аның чынлыкта да барлыгына инангач, нинди булуын үз күзләрең белән күргәч, дөнья барлык төсләре белән балкый башлый, хәят яктыра.

Без яшәгән ашкынулы заман компромиссларны өнәми. Һәркем үзе генә хаклы да «иң акыллысы», башка кешенең фикере, хәтта ул хәләл җефетеңнеке булса да, синеке белән тәңгәл килсә генә уңай кабул ителә.
Шуңа күрә 63 ел күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бүген дә бер-берсен яратучы, ихтирам итүче пар феномен буларак өйрәнүгә лаеклыдыр. Аларның гаилә тәҗрибәсен, иң мөһим мәсьәләләргә карашларын мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерәсе, яшь буын вәкилләренә тапшырасы иде: мөгаен, аларга татулыкның берәр сере, хикмәте мәгълүмдер.

Снимок12сент14 291950 ел…

Ир: «Ул миңа бер күрүдә ошады. Кызның матур һәм, шул ук вакытта, тыйнак булуына игътибар иттем. Бик гади киенгән иде – сугыштан соң нинди мода булсын ди инде – әмма зәвекълы икәнлеге күзгә ташланды. Соңыннан белдем: ул үзе тегә икән. Эшчеләр клубында очраштык, ул заманнарда телевизор юк, халык эштән соң өйдә бикләнеп утырмый, киногамы, танцыгамы чыга, бер-берсе белән аралаша. Шулай итеп, аны күргәч үк танышырга карар кылдым. Әгәр кем дә кем, беренче караштан гашыйк булып булмый, дисә, белеп торсын: фәкать аның үзенә беркайчан да шундый бәхет елмаймаган».

Хатын: «Өйгә һәрвакыт иртә кайта идем – әни кырыслыкта тәрбияләде, ул чакта эш күп, ашарга пешерергә, өй җыештырырга, кер уарга кирәк. Ә клубта Аны очраткач, вакыт турында бөтенләй онытып җибәргәнмен. Менә, фотода күзләрен күрәсезме? Күзләренә бак та, гашыйк булмый кара! Күк йөзедәй зәңгәр – ул бит гомер буе кешеләрнең күзенә туп-туры гына карый. Карашларыбыз очрашкач, аһ иттем. Клубка икетуган абыем белән килгән иделәр, безне ул таныштырды.

Бик озак биедек, аннары ул мине озата кайтты. Әнинең күзенә күтәрелеп карарга да оят – төнге сәгать өчтә кайтып кердем бит! Әнием аны ошаткан – мине орышмады».

Кызның әнисе нишләп җәнҗал куптармады икән? Мөгаен, шатлангандыр ул. Сәбәбе дә бар: бердәнбер кызын кайтарып куйган егет – аларның үзләре кебек үк, татар милләтеннән.

Ул чакта хикәятебезнең барлык каһарманнары яшәгән Затон дигән район өчен сирәк күренеш кенә түгел – бәхетле очрак бу. Урысы, казагы дигәндәй – рәхим ит, сайлап алырга була, ә татарлар анда-санда гына. Татарлар Татар төбәгендә – Семипалатинскиның бөтенләй икенче башында укмашып көн күрә. Җәмәгать транспорты йөрми, димәк, Затон белән Татар төбәге татарларының юллары бер-берсенең «территориясенә» барып чыкмый. Шулай итеп, әни кеше кызының татар егетен (җитмәсә, фронтовик та әле!) очратуына шөкер итә. Югыйсә күңелгә шом салып, җавап хисенә дәгъва кылмыйча гына булса да, кызы артыннан моңарчы урыс егете йөргән икән.

Бу хәлләр 1950 елда була. Алар майда танышалар һәм шушы ук елның 7 ноябрендә өйләнешәләр.

Габделгазиз Гайнетдин улы һәм Миңнегөл Сабирҗан кызы шул көннән бирле тату гаилә булып яши. Габделгазиз сөйгән ярын яучылап-нитеп тормый. Гореф-гадәтне бозуын ул таный, ләкин демобилизацияләнгән солдатның бу вазыйфага туры килерлек бер генә кешесе дә калмаган шул. 25 яшьлек егетнең әти-әнисе инде вафат, өлкән абыйсы Сталинград сугышында ятып калган, ә уртанчысы, инвалид, чукрак, саулыгы булмау аркасында, әлеге җаваплы рольне үти алмый. Башкода булып кәләш өенә егет үзе килеп кергәч, әни кеше: «Нинди кияүгә ди әле? Башта абыйсын өйләндерергә кирәк!» дип җаваплый.

Берни әйтә алмыйча тик басып торганда, яшьләрне кыен хәлдән телгә алынган абыйсы коткара: «Алучысы булганда барып калсын, мин бәлки бөтенләй өйләнмәм?!» Бер кашык су белән йотарлык сеңлесе турында шаяртуы гына инде, аның каравы, әниләре хәер-фатихасын бирә.

Миңнегөлнең күңелен яуларга тырышкан бүтән егетләргә бернинди өмет тә калдырмыйча, фронтовик егет дилбегәне үз кулына ала. «Дөрес, бер «көндәш»нең күз төбенә менеп төшәргә туры килде», – ди шәһәрнең мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы ветераны, берничә дистә орден-медальләр кавалеры Габделгазиз ага һәм, алай-болай теге бәндә тагын бәйләнә калса, аны ничегрәк итеп акылга утыртачагын да өсти. Миңнегөлгә ул чакта – 19, Габделгазизгә – 25.

Үз башы белән

Кияү белән кәләш туйларына туганнарын, дусларын, күршеләрен чакыра.

Хатын: «Олы абыйсының тол калган хатыны үз өйләрендә өч көн буена туй табыны корды. Кәбестә, помидор, кыяр, ипи, кайнар пылау – гадәти ризыклар инде. Ләкин кунаклар барысыннан да бик канәгать калды. Ул заманда кешеләр кунакка ашарга дип түгел, бер-берсенең шатлыгын уртаклашырга, аралашырга, яшьләрне котларга дип йөри иде».
Ир: «Әйе, туйны мул итеп үткәрергә хәлдән килмәде инде. Миңнегөлне үзебезгә алып кайтуымны сөйлим әле. Күршедән җигүле ат сорап тордым, кәләшемне арбага утырттым, аның янына бирнә урын-җир әйберләрен салдым. Үз мендәрем генә дә юк иде бит. Кайттык. Уртанчы абыем белән җиңги үз бүлмәләреннән бер почмак бүлеп бирде. Анда сәке белән плитәдән гайре берни юк. Берничә көнгә безгә үзләренең урындык, өстәл ише кирәк-ярагын биреп тордылар. Таныш столярдан бер пар урындык ясатып алдым, идәндә йокладык».

Беркөнне яшь гаиләгә гомер онытылмаслык бәйрәм килә: Габделгазиз базардан чын карават алып кайта. Никель шарчыклы, панцирь челтәрле! Фәкыйрьлекне, тәлинкәдән алып кышкы пәлтәгә кадәр юклыкны ничектер мәхәббәт тигезли.

Яшь кәләш иренә хәрби форманы үзгәртеп тегә, сугышчан шинеленә җылы эчлек сыра. Яшь ир шушы киемнәре белән әле бик озак ыспайланып йөри. Бүтән җылы кием югында ни хәл итмәк кирәк. Алар бер-берсенә терәк булып яши.
Ир: «Танышкан кичебездән үземдә аның өчен җаваплылык тойдым. Холкы яшьтән үк әйбәт, ипле иде, ләкин аның хатын-кыз булуын, кыерсытмаска һәм сакларга кирәклеген һичкайчан онытмадым. Ул уңган, өйдәге барлык эшне үзе генә дә йөгереп эшли, шулай да командировкага китмәгән чакларымда ярдәмләшергә тырыштым».

Хатын: «Хезмәтендә таләп ителгәч, командировкаларга озакка китә иде. Балаларны карарга, су ташырга, кер юарга, өй җыештырырга, ашарга пешереп куярга җәһәт кенә өлгерәм, бер дә арымыйм. Без, бу минем эш, тегесе – синеке, дип беркайчан бүлмәдек, өйдә чагында ул үзе дә һәр эшне эшли. Куллары алтын, эшчән гаиләдә үскән ич. Төзелеш, каралты-кура, бакча тирәсен ялт иттергәч, шундук миңа булыша иде».

Затонда яшәгәндә Габделгазиз берзаман бизәкле капка ясап, ышкылап-шомартып элеп тә куя. Күрше карты моны күреп: «Карале, улым, ә мин сине кулыңа ручка гына тота беләсеңдер, дип уйлый идем, – дигән. – Бар эш тә килә икән бит үзеңнән, әнә нинди капка җиткезгәнсең!»

Габделгазиз Гайнетдин улын, акыллы, тәртипле булуы сәбәпле, гомере буе партия-хуҗалык органнарында югары вазыйфаларга сайлыйлар. Ә ул, күпчелек түрәләрдән аермалы буларак, шундый урыннар биләвеннән файдаланырга уйламаган да. Хәтта гаиләсенә йортны, соңыннан бакчасында мунчаны үз уллары белән салган. Әлбәттә, төзелеш материалларын сатып алыр өчен акчаны берничә ел җыярга туры килгән.

Хәзер дә шундый тиктормас әле ул, 89 яше тулган көннәрендә дачада казына, су сибә, уңыш үстерә. Билгеле, хәләл җефете дә булыша, алар һәрвакыт бергә.

Савыт-саба шалтырамый

Әгәр ачуланышсагыз, кем беренче килеп татулаша иде? дигән соравыма Габделгазиз ага белән Миңнегөл апа бертавыштан: «Без ачуланышмадык», дип җавап бирделәр.

Кытыршылыкларны шомарту, көйләү – икесенең дә канында, әдәплелек, бер-береңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт – татар гаиләләренең һәркайсында бугай. Һәрбер гаиләдәге кебек үк, аларның да бәхәсләшкән чаклары булган, тик шундук икесе дә бер-беренә юл куешкан, гаилә учагын сакларга тырышкан.

Хатын: «Өлкән улыбызга ярты яшь тулганда, 53 яшендә әнием рак чиреннән үлеп китте. Туганнардан – бер абыем гына. Шуннан бирле Газиздән якынрак, газизрәк кешем юк. Гел аның белән киңәштем, бөтен серемне аңа чиштем. Бездә хокуклар тигез булса да, ир – баш икәнне беркайчан онытмадым. Гаилә тормышында «мин» дип чәчрәп чыгасы түгел, «мин»гә караганда «без» яхшырак».

Ир: «Әти-әнидән иртә калдым, хәтта җирләгәндә дә яннарында булмадым. Әни үлгәндә мәктәптән авылга эшләргә җибәргәннәр иде, миңа хәбәр итеп тә тормаганнар. Әтием мин фронтта чакта бакыйлыкка күчкән. Һәм менә без Миңнегөл белән бер-беребезгә гаилә булдык, шулкадәр бер-беребезгә беректек. Безне беркем дә көчләп өйләндермәде, үз ихтыярыбыз белән бер-беребезгә «әйе» дидек бит. Беренче көннән үк мәңге янәшә булырга тиешлегебезне, арабызда хыянәткә урын булмаячагын, кемнеңдер кемнедер ташлап китмәскә тиешлеген аңладык. Өйләнешкәндә бу нәрсәләрне тәгаен уйлап, карарны бердәнбер тапкыр кылырга кирәк. Әгәр инде шик-шөбһәләр калса, ашыкмаска, тагын бер кат уйлап-үлчәргә».

Алар кунакка йөри, үзләре дә бик еш кунак чакыра. Гади генә ризыклар, өстәл түрендә – бәрәңге (ире ни яратса, хатын шуны пешерсен, дип аңлата Миңнегөл ханым). Туган-тумача, дуслар һәм хезмәттәшләр тыйнак табында күңел ача, гәп куерта, җырлый. Телевизор, компьютерлар җиһанны басып китмәгән, җанлы аралашулар даими һәм бик җылы үтә. Ул чорны Әхмәровлар һаман сагынып искә ала. Кунак каршылый белү – гаиләнең бәхетле һәм уңышлы булуының бер күрсәткече дә бит әле. Аларда кунак булган кешеләр һичшиксез раслар: Әхмәровлар – югары сортлы хуҗалар.

Тырнак астыннан кер эзләгәннәргә

Балаларын тәрбияләр өчен Әхмәровлар бернинди махсус чаралар уйлап тапмый, үгет-нәсихәт укымый. Бары тик ничек яшәргә кирәклеген үз мисалында күрсәтә. Артык иркәләмәгәннәр дә, җәза биргәннәрен дә хәтерләмиләр. Яраткан, көтеп алынган ике малай һәм бер кыз. Әтиләре аларның күз алдында, инде өлкәнәеп 10 сыйныфны тәмамлый, читтән торып Марксизм-ленинизм университетына, аннары Югары партия мәктәбенә укырга керә. Дәресләрен һәрвакыт төнлә хәстәрли, көндез вакыты булмый – эштә, әмма балалары белән уйнарга бер-ике сәгатен һичкайчан жәлләми.

Хатын: «Әти буларак та, бабай буларак та ул сокланырлык. Хәтерлим әле, хезмәтеннән кайтып керә, ару-талчыгудан күз төпләре күм-күк, ә балаларның аның белән буласылары, уйныйсылары килә. Чыгып китәләр дә тотыналар хоккей уйнарга, йөгерергә. Суыктан алсуланып-кызарып керәләр, үзләре шат, канәгать. Бала-чаганы кар көртләренә чумыра, үзе дә, балалар да көлә, аларны күреп, мин дә көләм».

Ир: «Үзем төшенгән иң мөһим нәрсәне атыйсым килә. Гаилә ныклы булсын өчен, бер-береңә каршы дәшмәскә кирәк. Дәшми кала белү – зур осталык ул, уңыш. Кайчагында бик кыен. Ризасызлыгыңны белдерәсе, зарланасы килә дә соң!
Дәгъваңны, үпкәңне әйтеп бирәсе, тырнак астыннан кер эзлисе килә. Ләкин болай иткән парлар бергә озак яши алмый. Мин командировкаларга киткәч, «игелек теләүчеләр» Миңнегөлгә минем турында нинди генә нахак гаепләр такмаган, тормышын бозарга тырышып, елатып бетермәгән. Ә ул ник бер тапкыр бу турыда сүз кузгатсын. Соңыннан, инде күп еллар узгач кына белдем боларны. Ул миңа ышанган, гайбәт һәм ахмак сүзләр-гә игътибар итмәгән. Ышанырга, бер-береңне сакларга кирәк, бергә үткәргән һәрбер минутның кадерен белергә. Эшебез нинди генә шәп, акчалы, мәртәбәле булмасын, без барыбер гаиләдә генә чын мәгънәсендә бәхетле».

Бай тормыш тәҗрибәсенә таянып, Габделгазиз ага кеше өчен иң яманы – ялгызлык дип саный. Миңнегөл Сабирҗан кызы аның фикерен раслый һәм гаиләдән тыш ни ир, ни хатын Аллаһ йөкләгән бурычын тулысынча үти алмый, дип өсти.

Көн саен бүләк

Хатын: «Ул командировкалардан балаларга күчтәнәчкә конфет-прәннек алып кайта иде. Ура, әти кайтты, дип шатланышалар иде. Ә мин башта ук әйтеп куйдым – миңа берни кирәкми, акча тузмасын. Әйбергә исем китми, булса ярый, булмаса хаҗәте юк. Ирем дә гомере буе шундый булды. Берзаман, ярымшаярып, «минем өчен дөньядагы иң яхшы бүләк – син» дидем. Ул да: «Сине иң әйбәт хатын-кыз дип исәпләп, һич кенә дә ялгышмаганмын», – диде. Ир кеше үзенең яратуын һәм кайгыртуын елга бер-ике тапкыр була торган бәйрәмнәрдә генә бүләк биреп түгел, ә көн саен күрсәтеп торса дөресрәк тә, гаделрәк тә була».

Әхмәровларның инде оныклары зур, оныкларының балалары үсеп килә, өйдә тынычлык һәм тотрыклылык хөкем сөрә. Бергә озак яшәлсә дә, ир белән хатын мөнәсәбәтләренең җанлылыгын, җылылыгын, үзара ихтирам һәм оптимизмны саклап кала алган.

Еллар тәнне аямый, гәүдәне җиргә таба ия. Авырулар кайчак әкрен генә, кайчак ачыктан-ачык һөҗүм итеп, үзләре белән исәпләшергә, тормышның күнегелгән рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итә. Һәм бары тик мәхәббәт кенә мәңгелек. Чын, олы, төсе уңмый, кешелек дөньясының беренче көненнән алып соңгы сәгатенә кадәр балкыган хис. Тормыш-яшәеш, өмет, котылу бүләк итә һәм хыялны чынга ашыра торган мәхәббәт.

Тигез, риясыз, ачык, ышаныч-ышану тулы һәм Аллаһ тарафыннан бирелгәне. Аларныкы кебеге.

Виктория Купцова, Рузия Сафиуллина төрҗемәсе, «Җидепулат татарлары»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*